Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә шәһәр суды гражданинны фатирдан мәҗбүри чыгару турында карар кабул итте

Элеккеге торак милекчесе үз теләге белән теркәлүдән төшәргә теләмәгән.

Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр суды бөгелмәле хатын-кызның фатирның элеккеге хуҗасының торактан файдалану хокукын туктату һәм аны теркәү исәбеннән төшерү турындагы дәгъвасын канәгатьләндерде.

Үзенең дәгъвасын нигезләп, ул 2020 елның августында фатир сатып алуын, җавап бирүченең (фатирның элеккеге хуҗасы) анда яшәмәвен, шәхси әйберләре булмавын, коммуналь хезмәтләргә түләү буенча чыгымнар тотмавын, ирекле рәвештә теркәү исәбеннән төшәргә теләмәвен күрсәткән.

Карар чыгарганда суд мөлкәткә ия булу, эш итү һәм аннан файдалану хокукларына бары тик торак милекчесе генә ия булуын искәртте, бу Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 209нчы маддәсендә һәм Россия Федерациясе Торак кодексының 30нчы маддәсендә язылган.

Димәк, күчемсез милек объектына карата атап үтелгән хокукларга ия яңа милекче, Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 304нче маддәсе нигезендә, милеккә кагылышлы теләсә нинди хокук бозуларны бетерүне таләп итәргә хокуклы, ә элеккеге милекченең үз теләге белән теркәлүдән төшүдән баш тартуы нәкъ менә яңа милекченең хокукларын бозу булып тора.

Суд карары законлы көченә кермәде һәм эш буенча катнашучы затлар тарафыннан шикаять бирелергә мөмкин, дип хәбәр итә судның матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса