Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә районында ферма каравылчысы сыерларны янгыннан коткарган вакытта тәнен пешергән

Кичә төнлә республиканың Бөгелмә районы Райлан авылы фермасының техник бинасында тракторга ут капкан.

Татарстанда фермада каравылчы булып эшләүче ир-ат сыерларны янгыннан коткарган вакытта тәнен пешергән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, кичә төнлә 101 янгын сагы номерына Бөгелмә районының Райлан авылындагы шәхси фермада янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Урынга килгән «Петровка» һәм «Татар Димескәе» ирекле янгын сүндерү командасы хезмәткәрләре техник бинада тракторга ут кабуын, аның янәшәсендә сыерлар абзары булуын ачыклаган. Ут белән көрәшүчеләр килгәнче ферма мөдире һәм каравылчы төтен белән тулган абзардан 80 сыерны коткарырга өлгергән.

Терлекләрне коткарган вакытта ферма каравылчысы кулын һәм тәнен пешергән. Ул хастаханәгә барудан баш тарткан.

Янгынның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән. Ул электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса