Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә педагогика көллияте студентларын, лампага ут кабу сәбәпле, тулай торактан эвакуацияләгәннәр

Якынча ачыкланганча, янгын электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.

Бөгелмә педагогика көллияте студентларын, лампага ут кабу сәбәпле, тулай торактан эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия ГТХМ ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кичә 20.14 сәгатьтә 101нче янгын сагы номерына Бөгелмә педагогика көллиятенең тулай торагында янгын чыгу турында хәбәр килгән.

Урында ачыкланганча, өченче каттагы бүлмәдә өстәл лампасының плафонына ут капкан. Уку йорты хезмәткәрләре 37 кешене урамга чыгарган һәм янгынны үзләре сүндергән.

Вакыйга нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Янгынның сәбәбеэлектр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса