Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бер-бер артлы үлгәннәр: чокырда 5 кешенең һәлак булуы турында мәгълүматлар

Күп балалы гаиләдән ике бала ятим калды.

Тикшерүчеләр Воронеж өлкәсенең бер бистәсендә булган фаҗига шартларын ачыклый, анда берьюлы биш кеше, бала коткарырга омтылып, шакшы су чокырында батып үлгән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 2 яшьлек кыз шәхси йорт ишегалдында уйнаганда, канализация люгы капкачына баскан, ә ул ачылган һәм аска төшеп киткән. Шаһитларның сүзләренә караганда, туганнары һәм күршеләре сабыйга ярдәмгә ташлана һәм аның артыннан чокырга сикерәләр.

"Кем беренче төшеп китте, белмим. Аның артыннан ярдәмгә дип – икенчесе, өченчесе... Ә анда газлар бар икән. Һәм, әлбәттә, кешеләр бер-бер артлы үлә башладылар", - дип сөйләде шунда яшәүче Иван Сумин.

Башта әнисе, аннары 8 яшьлек апасы, аның артыннан әтисе, ә аннары күршеләре сикереп төшә. Ике бала, шулай ук өлкәннәрдән өч кеше һәлак була, бер ир-ат кына исән кала – ул да метан белән агуланган һәм хәзер  авыр хәлдә хастаханәдә ята. Гаилә күп балалы булган: ир белән хатынның тагын ике кызы бар, алар хәзер ятим калган. Алар турында әлегә түтиләре кайгырта.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса