Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Алты бөгелмәле автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

Җәмәгать судьялары исерек килеш руль артына утырган яки медицина тикшерүеннән баш тарткан хокук бозучыларга хөкем карары чыгарды.

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясе хәбәр итүенчә,
25 июньнән — 1 июльгә кадәр вакыт эчендә җәмәгать хөкемдарлары алты ачык суд утырышы үткәргәннәр. Анда Ленар Фируз улы Галимовны, Михаил Викторович Осиповны, Камилә Алиевна Бадамшинаны, Рафаэль Миргазәм улы Шәйгардановны, Олеся Геннадьевна Донцованы һәм Владислав Эдуардович Демидовны, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартканнар. Мондый тикшерү алар гамәлендә җинаять җаваплылыгы тотарлык каршылыклар, транспорт йөртүче вазыйфаи затның медицина тикшерүе узу турындагы таләбенә каршы килмәгән һәм башка аерым шартлар үтәлгән очракларда уздырыла. Хокук бозучыларның һәркайсы, гамәлләренә күрә, 1 ел да 6 айга һәм 1 ел да 7 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү, 45 мең сум күләмендә штраф түләү рәвешендә җәзага тартылганнар. 
Карар әлегә үз законлы көченә кермәгән.

Материаллар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль 
комиссия тарафыннан тәкъдим ителә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса