Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Яшь бөгелмәлеләр сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар

Дәрес тәмәкенең яшь организмга начар йогынтысы турында белемнәрне тулыландыру, тәмәке тартуга тискәре караш тәрбияләү максаты белән узды.

«Мин һәм сәламәтлек» модуле кысаларында Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Юлия Лунева балигъ булмаганнар белән «Тәмәке тарту һәм аның зыяны» дигән фильм карау оештырды. Шулай ук дәрес кысаларында яшүсмерләр анкета уздылар һәм никотинның зыяны турында плакат ясадылар.

Тәрбияче Энҗе Булатова мәктәп яшендәге балалар белән «Минем сәламәтлегем» дигән уен тренингы үткәрде. Балалар тематик кроссворд чиштеләр, сәламәтлек турында мәкальләр искә төшерделәр, төрле биремнәр үтәделәр. Ахырдан барлык катнашучылар да сәламәтлекне саклау өчен дөрес яшәү рәвеше алып барырга һәм начар гадәтләрдән баш тартырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

Директор урынбасары Анастасия Наталина

Юлия Лунева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса