“Яңарыш” үзәге белгечләре әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру өчен Комлы уеннар кулланалар.
Ком белән тәҗрибә һәрвакыт кызыклы, күңелле һәм файдалы.
Бөгелмәнең “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге аша балаларның танып-белү осталыкларын үстерү буенча актив эш алып барыла. Бу исә аларның табигать турында белемнәрен тирәнәйтергә һәм күзаллауларын киңәйтергә мөмкинлек бирә.
Ком белән тәҗрибә һәрвакыт кызыклы, күңелле һәм файдалы. Реабилитантлар микроскоп астында комны карап, коры һәм дымлы комның үзенчәлекләрен күрделәр. Шулай ук алар суны ком ярдәмендә үзләре дә чистартып карадылар.
Тәҗрибә ярдәмендә балалар физик күренешләрнең тышкы ягын гына түгел, ә катлаулы элемтәләрне дә, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне дә, закончалыкны да, матдәләрнең төрле халәтен дә, бер халәттән икенчесенә күчүен дә өйрәнәләр. Мондый тәҗрибә чагыштыру, нәтиҗәләр ясау, үз фикереңне әйтә белү сәләтен үстерүгә дә ярдәм итә.
Ирина Вдовина, социаль педагог
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа