Уен баланы тормышка әзерли
Реабилитация үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең буш вакытларын нәтиҗәле оештыру максатыннан, Бөгелмәнең “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге социаль педагогы Ирина Вдовина “Умники и умницы” интеллектуаль уенын үткәрде.
Катнашучыларга төрле тематикага караган сораулар тәкъдим ителде. Барлык биремнәрне дә алар, төрле өлкәләрдә үз белемнәрен эшкә җигеп, дөрес итеп башкарып чыктылар.
Логик фикерләүне һәм эрудицияне үстерүгә юнәлдерелгән интеллектуаль уеннар танып-белү кызыксынуларын, коммуникатив күнекмәләрне формалаштыруга ярдәм итә, шуңа күрә аларны куллану мәдәни ялны дөрес оештыру өчен кирәкле шарт.
Ирина Вдовина, социаль педагог
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа