Үрмәләп йөрүче балалар үзара "көч сынашты"
Бөгелмәдә узган атнаның ял көннәрендә Мәдәният һәм ял паркында “Кечкенә спринтер” исемен алу өчен үрмәләп йөрүче һәм беренче адымнарын ясаучы балалар арасында ярыш уздырдылар.
“Кечкенә спринтер–2019” ярышлары инде шәһәребезнең күркәм традициясенә әйләнде. Быел VII чемпионат узды.
Алдагы елларда үрмәләп йөрүче балалар 3 яшь категориясендә “көч сынашкан” булса, быел тагын бер категория – йөри башлаган балалар өчен өстәгәннәр. Ул номинацияне “Беренче адымнар” дип атаганнар.
Әлеге ярышлар сабыйларның үз тормышларында – беренчесе. Алар алты метрлы дистанцияне узарга тиеш. Мондый мөмкинлек әлеге сабыйлар тормышында бер тапкыр гына бирелә. Чөнки киләсе елга алар инде ышанычлы адым белән йөри башлаячаклар, ә күпләр энеләре һәм сеңелләре өчен җан атарга килер.
Ярыш призерларына медальләр, Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Чара барышында бер генә катнашучының да, тамашачының да йөзеннән елмаю китмәде. Күкрәкләренә старт номерлары язылган майкалар кигән балаларга карап тору үзе бер ләззәт бит.
Марина СӘГЫЙТОВА
Оксана ГАЙСИНА фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа