Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Мәктәпләрдән язалар

Шушы көннәрдә шәһәребезнең 9 нчы урта мәктәбеннән бер кочак хат алдык. Алар: "Соң булса да, уң булсын", - дип, Әниләр көненә багышлап язылган матур язмалар, шигырьләр юллаганнар. Мондый иҗат җимешләрен бастырырга бервакытта да соң түгел, чөнки без бәйрәмнәр-дә генә түгел, көн саен, минут саен Әниләр турында матур, җылы сүзләр язып...

Әнием
Йомшак кулларың
чәбәкләп йоклата,
Йомшак кулларың гел назлап уята.
Сандугачым син, былбылым минем,
Ишетәсеңме, әнием,
бу кызың синең.
Сине бик сагындым,
кояшым син минем,
Әнием, бәгърем,
алтыным, көмешем.
Сагындым, әнием,
сагындым мин сине,
Чишмәнең саф суы,
әнием, син инде.
Өзелеп яратам, әнием, мин сине!!!


Гөлназ БИЛАЛОВА,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Күңелле конкурс

Әниләр көне бәйрәме уңаеннан безнең мәктәптә "Әниемә бүләккә" дип аталган конкурс булып узды. Бу чарада 5-7 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар үзләренең сөекле, яраткан, бердәнбер әниләренә рәсемнәр, котлау открыткалары, бүләкләр ясадылар.
Бу матур конкурсны оештыручы укытучыбыз Гөлназ апа Билалова катнашучы барлык укучыларга да әниләрен хөрмәт итеп, конкурста катнашканнары өчен мактаулы урын бирде. "Иң тәмле бүләк", "Иң назлы бүләк", "Иң зур бүләк", "Күңелле бүләк", "Истәлекле бүләк", "Иң матур бүләк", "Иң оригиналь бүләк", "Чын йөрәктән" номинацияләрендә актив катнашкан укучыларга дипломнар да тапшырды (рәсемдә).
Истәлеккә фотога төшеп, "Әни кирәк" җырын җырлый-җырлый, Диана, Юля, Кристина, Артур, Ленар, Дарина, Ангелина өйләренә кайтып киттеләр. Ә мин аларның матур-матур бүләкләренә, шат йөзләренә карап, сокланып тордым. Әниләребез озын гомерле, бәхетле булсыннар иде. Без аларның йөзләренә кызыллык китермичә, борчуларга салмыйча гына яшәсәк иде дигән теләктә калам.
Алинә ГАЙНАНОВА,
7 нче сыйныф укучысы.


Син үлемсез, Әни, бу дөньяда...

Кем куллары өйне, җирне ямьли,
игелеген үлчәп бетергесез!
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!

Әйе, ул - ана, тормыш бизәге, аның чәчәге булган иң гүзәл зат. Әни! Нинди тирән мәгънәле, күпме серлелек ята бу сүздә. Дөньяда иң якын, иң кадерле кеше ул. Кечкенә чагымда, төн йокысын калдырып, мине караган, елаганда кочагына алып юаткан, беренче тапкыр мәктәпкә алып килгән кеше дә ул!
Һәр ана әле яңа гына дөньяга аваз салган баласын җаныннан да артык күрә. Аның өчен ул утка-суга да керергә әзер. Ана кеше баласына якты өметләр баглый, хыялында аны иң матур, иң акыллы, бик бәхетле итеп күрә. Безне һәрвакыт кайгыртучы әни булу - нинди зур бәхет.
Мин сөекле, бердәнбер әниемне бик нык яратам. Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк итеп тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән шатландырырга кирәк. Мин нәкъ менә шулай эшләп, әниемне бәхетле итәргә тырышам.
Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерле - Әнием.
Яхшылыкка, яктылыкка
Алып бара газизем.

Җирдәге бөтен балаларның да әниләре булса иде, бер бала да "Әни" сүзен әйтергә тилмермәсен. Барлык балалар да аның кадерен белеп яшәсеннәр иде. Шулай эшләгән бала гына хөрмәткә лаек була. "Үз анасын зурлаган кеше анасын хурламас", - диелә бит татар халык мәкалендә дә.
Әниемнең җылы, назлы сүзләре, сөеп яратулары, йокымнан иркәләп уятулары, авыр чакта "нык бул, балам" дигән киңәшләре, үзем үскәч тә, күңелемдә мәңге җуелмас хатирә булып калыр. Бик яратам мин сине, әнием!
Дөньяның бернинди зиннәтенә дә алыштыра алмаслык кадерле әниләребез, мәңгелек дан сезгә!
Асмик МХИТАРЯН,
10 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса