«Искорка» балалар бакчасы балалары Халыклар бердәмлеге көненең барлыкка килү тарихын белделәр
Балалар бакчасында бу бәйрәмгә багышланган төрле чаралар узды.
Халык бердәмлеге көне – ул балалар кечкенәдән белеп үсәргә тиеш көн. Бу бәйрәм, кешеләрне мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшереп кенә калмыйча, күпмилләтле ил гражданнарына берләшүнең мөһимлеген искә төшерергә дә чакыра. Бердәм булганда гына каршылыкларны җиңеп була бит.
Балалар бакчасында бу бәйрәмгә багышланган төрле чаралар узды.
Төрле чаралар барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Ватан бәйсезлеге хакына ата-бабаларыбызның батырлыклары белән таныштылар. Ватаныбызның ничек зур һәм матур икәнен, аның тарихы вакыйгаларга бай булуын искә төшерделәр, дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар.
Мондый чаралар үткәрү Ватанга мәхәббәт, Россиядә яшәүче халык өчен горурлык хисе тәрбияләргә, төрле милләт кешеләренә карата яхшы мөнәсәбәт булдырырга ярдәм итә. Балаларда гражданлык, патриотлык, үз илең, халкың язмышы белән бергәлек кебек сыйфатлар тәрбияли. Педагоглар балаларга гади хакыйкатьне ачыкларга булыштылар: без бердәм булганда, без тынычлыкта һәм татулыкта яшәячәкбез. Ә бу сугыш һәм җимерүләрдән күпкә яхшырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа