Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмәнең "Ялкын" приютында яшь разведчиклар мәктәбе уеннары узды

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, “Ялкын” социаль приютында “Яшь разведчиклар мәктәбе” дигән квест – уен узды.

Сценарий буенча, 12 яшүсмердән торган һәр команда җиңү ачкычы булган шифрограмманы табарга тиешле разведка отряды булып оешты. Яшь разведчиклар төрле сынаулар уздылар, анда үзләрен чын солдатлар итеп тойдылар. Биремнәрне үтәү өчен уенчыларга хәрби эш, Ватан тарихы һәм әдәбият буенча белемнәр кирәк булды, пазллар җыя белү, карта уку, шифрлау һәм юлламаларны киңәйтү, шулай ук җитезлек, хәрәкәтчәнлек, дисциплина һәм үзара ярдәм кирәк булды. Сугышчан биремнәр тәмамланганнан соң балалар дуслык һәм бердәмлек мөһимлеген аңладылар, ә соңыннан барысы бергә Н. Расторгуевның По высокой траве җырын башкардылар.

Ләйсән Сөләйманова,

тәрбияче

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса