Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмәлеләр уңышка юл ача

“Ялкын” социаль приютында тәрбияләнүчеләр финанс яктан белемнәрен үстерде.

Приюның китап киштәләрендә яңа уку әсбабы барлыкка килде. Бодо Шеферның “Мани или азбука денег” исемле кулланмасын Зыятдиновлар гаиләсе бүләк итте. Шул уңайдан “Ялкын” приютында үткән чираттагы сыйныф сәгатен финанс грамоталылыгына багышладылар. Балалар хәзер көн саен диярлек әсәрдәге төп геройлар – кыз бала һәм аның эте турында укыйлар. Кызыклы мәгълүматны үзләре өчен язып алалар, шул рәвешле, уңышка һәм байлыкка яңа юллар эзлиләр: акчага сакчыл карарга кирәклегенә төшенәләр, сатып алу серләрен ачалар, хыялларын тормышка ашыруны максат итеп куялар, кешеләргә карата мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булып калырга кирәклеген дә онытмыйлар.

Шулай итеп, “Ялкын”да тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар күңелеңә яткан эш белән шөгыльләнергә кирәклеген белделәр.

Миләүшә Князькина, бүлек мөдире

Фото: Элеонора Фәткуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса