Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмәдә чаналар парады узды

Чара 26нчы «Бәләкәч» балалар бакчасында үткәрелде.

«Могҗизалы чаналар» парадында тәрбияләнүчеләр һәм әти-әниләр катнашты.

Балалар, аларның әниләре һәм әтиләре чаналарны бизәүдә осталыкларын күрсәтте. Парадта балаларның барлык яшь төркемнәре катнашты. Гадәти булмаган тугыз матур чана бакча мәйданчыгына тупланды. Ата-аналар нәниләре белән бергәләп могҗизалы чаналар әзерләделәр: аларны әкияти хәрәкәт чараларына әйләндереп бизәделәр. Барлык чаналар да яктылыкны кайтаручы аксессуарлар: катафотлар, фликерлар, яктылык кайтаргычлар белән җиһазландырылган иде.

Ата-аналар балалар белән бергә дефиледа катнаштылар һәм үз модельләрен тәкъдим иттеләр. Барысы да Дипломнар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса