Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмә “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә “Сабын куыклары бәйрәме” узды.

Җәйге сәламәтләндерү эше кысаларында, балалар учреждениеләрендә балаларның сәламәтлеген ныгыту, аларның кызыксынучанлыгын, тикшеренү эшчәнлеген үстерү өчен күбрәк мөмкинлекләр бирелә.

Ә кәефләрен күтәрү өчен күңелле, төрле һәм мавыктыргыч чаралар оештырыла.

Җәйнең кызган чагында Бөгелмә Яңарыш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә “Сабын куыклары бәйрәмеузды. Уен күнегүләре, конкурслар, эстафеталар, балалар шигырьләре һәм җырлары аны кызыклы итү һәм танып-белү мөмкинлеге бирде. Ә куыкларны күпләп җибәрү балаларда зур соклану уятты.

Балалар бик канәгать калдылар, алар түземсезлек белән киләсе бәйрәмне көтәләр.

Альбина Латыйфуллина, логопед

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса