Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Күңелле балачак

Бөгелмә районының Зеленая Роща китапханәсендә укучыларга «Гражданин булу» төшенчәсенең ни-нәрсә аңлатканлыгы турында сөйләделәр

Балаларга аларның хокуклары гына түгел, бурычлары да булуын искә төшерделәр.

Зеленая Роща авыл китапханәсе китапханәчесе «Гражданин булу» дигән танып-белү сәгатендә мәктәп укучылары белән Рәсәйдә яшәүчеләрнең үз вазифаларын үтәргә, башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт итәргә, ил кануннары буенча яшәргә, дәүләтнең иҗтимагый тормышында катнашырга тиешлеге әңгәмә оештырды.

Биредә балаларга аларның хокуклары гына түгел, бурычлары да булуын искә төшерделәр. Моннан тыш, әдәби әсәрләр үрнәкләрендә китап геройларының нинди хокуклары бозылуын ачыкладылар (мәсәлән, Ш. Перроның «Көлсылу» әкиятендә кешенең ялга хокукы үтәлмәгән). Ә мәкальләрне өйрәнеп, аларда сүз нинди бурычлар турында барганын ачыкларга булла (шуарга яратсаң, чанаңны да сөйрәргә өйрән – ял итү хокукы, эшләү бурычы).

Соңыннан китапханәче балаларга аларның Россиянең чын гражданнары булып үсүләрен, үз иле белән горурлануларын, табигатьне яхшы белүләрен, ата-аналарга һәм өлкәннәргә ярдәм итүләрен, законнарны бозмауларын теләде.

Ирина Ишкова, китапханәче

Фәридә Фәритова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса