Березовка клубы хезмәткәрләре 19 август көнне барлык теләүчеләрне өч “спас” бәйрәменә чакырдылар.
Чара башында катнашучыларга бал, алма һәм чикләвек спаслары тарихы турында сөйләделәр, гореф-гадәтләр һәм халык сынамышлары белән таныштырдылар, ә аннары балалар, өлкәннәр белән бергә, “Умарта һәм Аю”, “Мактаулы алма”, “Уңыш җый”, “Ак калач, ак калач” дигән күңелле һәм кызыклы уеннарда катнаштылар.

Чара ахырында барлык катнашучыларга Спас бүләкләре – алма, бал һәм чикләвек белән сыйланырга тәкъдим иттеләр.
Чара халык традицияләрен яңадан торгызуга һәм саклауга юнәлдерелгән иде, ә төп бурыч – йола уеннары, сынамышлар һәм гореф-гадәтләр белән танышу гына түгел, ә үсеп килүче буында рус халык мәдәниятенә карата кызыксыну тәрбияләү.

Әлфия Буряк Автор фотолары