Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмә “Радуга” үзәгенең социаль педагогы гаиләгә багышланган дәрес үткәрде

Эчке мөнәсәбәтләрне бәяләү психолог һәм социаль педагоглар эшендә зур әһәмияткә ия.

Баланың һәм өлкәннәрнең күңеленә тирәнрәк карау һәм аның нәрсә турында хыяллануын аңлау өчен, «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Людмила Голубева социаль хезмәтләр алучылар белән “Гаилә – уч төбендә” дигән индивидуаль эш башкарды. Катнашучылар учларын җәеп, кәгазьгә үзләренең кул рәсемен төшергән, аңа, бармакларны да кулланып, гаилә сурәтен ясаганнар. Рәсем ясап бетергәннән соң, алар рәсемдә сурәтләнгән гаилә турында сөйләделәр.

Әлеге хезмәт гаилә эчендәге шәхесара мөнәсәбәтләрне ачыклауга юнәлтелгән. Ул гаилә әгъзалары белән мөнәсәбәтләрне анализларга, барлыкка килгән проблемаларны ачыкларга һәм аларны вакытында бетерергә ярдәм итә.

Людмила Голубева   

Римма Сәйфиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса