Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Белмәмеш Бөгелмәнең 23нче "Ромашка» балалар бакчасына кунакка килде

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бик теләп үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр: табышмакларга җавап бирделәр, биеделәр һәм уйнадылар.

1 сентябрь – "Белем көне" укучыларның һәм студентларның гына яраткан бәйрәме түгел, аны мәктәпкәчә учреждениеләрдә һәм балалар бакчаларында да бәйрәм итәләр. Бу көнне «Кояшкай» төркеме тәрбиячеләре Наилә Равил кызы Шәйгарданова, Мәрҗән Раушан кызы Галимова һәм кече тәрбияче Гөлчүн Гамлет кызы Кирхиева бик теләп уеннар, конкурслар, эстафеталар оештыралар. Бу балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе.

23нче «Ромашка» балалар бакчасында «Белем көне» ел саен үткәрелә. Бу юлы кунакка Белмәмеш килде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бик теләп үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр: табышмакларга җавап бирделәр, биеделәр һәм уйнадылар. Бу көнне яңа уку елы башлана. Ул безнең өчен мавыктыргыч, кызыклы булсын, тәрбияләнүчеләргә күп кенә белем һәм ачышлар алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X