Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Акбаш авылы китапханәсе IV Бөтенроссия “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз” акциясенә кушылды

Слайд-презентация ярдәмендә балалар Бөек Ватан сугышында яшь разведчикларның һәм партизаннарның нинди мөһим роль уйнавын белделәр.

Аларның олылар белән беррәттән, фашистларга каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен бүләкләнүләре турында мәгълумат алдылар. Шулай ук Анна Печерскаяның “Бөек Ватан сугышының яшь геройлары” китабы тәкъдим ителде.

Бу җыентык яшь геройлар – Леня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей, Виталий Коробков, Володя Дубинин батырлыклары турындагы хикәяләрдән төзелгән. Соңыннан Борис Полевскийның “Разведчики” хикәясеннән өзек тыңладылар. Һәр катнашучы, гомерләрен корбан итеп, Ватаныбызны саклаган балаларны үз урынына куярга тырышты.

Эльза Ханнанова, Акбаш авылы китапханәчесе

Фото: Надежда Татарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса