Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Җылы сүз һәм эш белән...

Бөгелмәнең "Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйдәгеләргә социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Шәфкатьле Татарстан" - "Көзге игелек атнасы - игелекле гамәлләр эстафетасы" иреклеләр акциясе кысаларында игълан ителгән "Игелекле визит" дип аталган махсус акция узды.

Ирина БЕЛЯКОВА,
өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире.
Өйләренә барып, социаль ярдәм күрсәтелә торган ялгыз инвалидларга, карт кешеләргә булыштылар ул көнне. 10 кешенең квартирында булып, тәрәзәләрен юдылар, өен җыештырдылар, паласларын кактылар, үз өендә яшәүчеләрнең ишегалларын себерделәр һ.б. эшләр башкардылар. Ә инде язмышына картайган көнендә үз йортында ялгыз яшәү өлеше тигән тыйнак апа, икенче төркем инвалид Энҗе Гыйбадуллина йортына килгән волонтёрлар - Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы студентлары бакчасында бәрәңгесен казып алып бирделәр (рәсемдә).
Халыкара Өлкәннәр көне якынлашып килгән чорда бүлек хезмәткәрләре ярдәмгә мохтаҗ булган инвалидларга һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү акцияләрен дәвам итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса