Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

ЯЗ ИРТӘ КИЛЕР КЕБЕК

Язгы кыр эшләре вакытыннан алда башланырга мөмкин. Моны табигатькә чыгу белән фаразларга була. Тау битләре инде күптән ачылган, басуларда да кар эреп бетеп бара, көндезен гөрләвекләр ага. "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" хуҗалыгы җитәкчесе Марат Сабиров та шул фикердә. "Әле былтыр бу вакытта техника мастерскойлары янында бөтен җир кар белән капланган иде,...

Язгы кыр эшләре вакытыннан алда башланырга мөмкин. Моны табигатькә чыгу белән фаразларга була. Тау битләре инде күптән ачылган, басуларда да кар эреп бетеп бара, көндезен гөрләвекләр ага. "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" хуҗалыгы җитәкчесе Марат Сабиров та шул фикердә.
"Әле былтыр бу вакытта техника мастерскойлары янында бөтен җир кар белән капланган иде, быел исә бөтенләй икенче күренеш", - ди ул. Биредә язгы кыр эшләренә кирәк булган барлык техниканы: чәчкечләрне, тырмаларны ремонтлауны төгәлләгәннәр инде. Басуга берьюлы 15 техника чыгачак. "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе"ндә быел 6 мең ярым гектар җиргә бодай, солы, арпа һәм башка культуралар чәчү планлаштырыла. 1 600 гектар җиргә чәчелгән уҗым бодае да кышны уңышлы чыккан.
Язгы кыр эшләренә бар хуҗалыкларда да әзерлек бара. Районда булган техниканың инде 95 проценты эшкә керешергә әзер. Бу процессны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров үзе шәхсән контрольдә тота. Хуҗалыкларга чыгып, җитәкчеләр белән күрешә, алардагы проблемалар турында сораша, кирәк урында ярдәм тәкъдим итә. "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" җәмгыятенең эшкә әзерлеген карагач, Линар Закиров бу хуҗалыкны башкаларга үрнәк итеп күрсәтте.
27 март көнне "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкта техниканың әзерлеген карауның күрсәтмә чарасы уздырылачак. Аны райондагы барлык хуҗалыклар өчен Татарстан Республикасы Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре буенча "Гостехнадзор" бүлеге начальнигы В. Григорьев оештыра.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса