Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмә яшьләре: "Экстремизмга - юк!"

Станислав Недобежкин, "КНИТУ" Бөгелмә филиалының җәмәгатьчелек элемтәсе менеджеры: Институтыбызда яшьләр актив. Без һәр истәлекле датага берәр чара уздырырга тырышабыз. Экстремизм, террорчылык темаларына аеруча басым ясап тукталабыз. Мәсәлән, Лениногрск шәһәрендә узган I Халыкара фәнни-практик конференциядә Елена Яркова -1 нче урынга, ә Ангелина Гришко 3 нче урынга лаек булды. Алар "Заманча Россиядә...

Станислав Недобежкин, "КНИТУ" Бөгелмә филиалының җәмәгатьчелек элемтәсе менеджеры:

Институтыбызда яшьләр актив. Без һәр истәлекле датага берәр чара уздырырга тырышабыз. Экстремизм, террорчылык темаларына аеруча басым ясап тукталабыз. Мәсәлән, Лениногрск шәһәрендә узган I Халыкара фәнни-практик конференциядә Елена Яркова -1 нче урынга, ә Ангелина Гришко 3 нче урынга лаек булды. Алар "Заманча Россиядә террорчылык янавы", "Китаплар - экстремизмга каршы" темасына докладлар укыды. Шәһәребезнең гомумбелем бирү учреждениеләрендә "Экстремизмга - юк!" темасына багышлап дәресләр уздырдык. Ә акция кысаларында, институтта "Мин үз илемне яратам, туган җирем белән горурланам!" исемле брейн-ринг оештырдык.

"Экстремизмга - юк!" айлыгы төгәлләнә, ләкин муниципаль район халкы арасында экстремизмны булдырмау буенча профилактика һәм оештыру эшләре көндәлек режимда дәвам итәчәк. Үткәрелгән айлык дәүләт хакимияте органнары, гражданлык җәмгыяте институтлары, фәнни, белем бирү берләшмәләре, дини оешмалар, гаммәви мәгълүмат чараларын мондый низагларны булдырмауда берләштерде. Шулай ук ул бөгелмәлеләрнең үз хокукларын аңларга һәм толерантлыгын арттырырга булышкандыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса