"Яңарыш" тернәкләндерү үзәге ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларга старт бирде
Шәһәребезнең "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, социаль-мәдәни чаралар башланып китте. Бу, беренче чиратта, туган төбәкнең тарихын өйрәнү дигән сүз. Шуңа да эш туган шәһәребез Бөгелмәнең тарихын, географик урынын, үзенчәлекләрен, традицияләрен барлаудан башланды. Балалар Ярослав Гашек музеенда булдылар, шәһәрнең...
Шәһәребезнең "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, социаль-мәдәни чаралар башланып китте.
Бу, беренче чиратта, туган төбәкнең тарихын өйрәнү дигән сүз. Шуңа да эш туган шәһәребез Бөгелмәнең тарихын, географик урынын, үзенчәлекләрен, традицияләрен барлаудан башланды. Балалар Ярослав Гашек музеенда булдылар, шәһәрнең тарихи урыннарын карадылар.
Тәрбияче Елена Косолапова балаларны шәһәрнең табигый һәм тарихи байлыклары белән таныштырды, Татарстанда нефть тарихының да безнең шәһәрдән башланганлыгын аңлатты. Бу чара барышында балалар тарихи мирас, иң зур байлык булып нәкъ менә хезмәт кешеләре: төзүчеләр, җир сөрүчеләр, иген игүчеләр, җыр язучылар, милли традицияләрне саклап яшәүчеләр, үстерүчеләр икәнлеген яхшы төшенделәр.
- Алга таба балаларны, шулай ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында үткәрелә торган чараларда кызыклы язмыш ияләре, сәнгать әһелләре, хезмәт ветераннары белән очрашулар, бәйгеләр көтә, - ди үзәкнең бүлек мөдире Наталья Нурмөхәммәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа