Кемнән үрнәк алалар?
Юлларда балаларның иминлеге мәсьәләсе елның теләсә кайсы фасылында да актуаль булып кала.
Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы,
полиция өлкән лейтенанты.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Ел саен юлларда дистә меңләгән юл-транспорт вакыйгасы булып тора, аларда балалар һәм яшүсмерләр дә күпләп зыян күрә. Ә бит төптән уйлап карасаң, алар зурлар аркасында каза күрә. Нәкъ менә без - олылар үз балабызга гына түгел, ә урамнардагы башка балаларга да үрнәк булып торабыз. Светофорда кызыл ут янганга игътибар итмичә, юлны аркылы чыкканда, машиналар агымы арасыннан, атыла-чабыла маневрлар ясап, алга ашыкканда, машинада куркынычсызлык каешын эләктерми утырганда мәсәлән... Беркадәр вакыттан соң, үсә төшкәч, баланың да шундый ук кагыйдәләрне санга сукмавына һич аптырыйсы юк!
Бу ел дәвамында гына да шәһәр һәм районыбыз территориясендә балалар катнашында 7 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, анда 2 баланың гомере өзелде, 5 бала төрле дәрәҗәдә имгәнеп, тән җәрәхәтләре алды. Шул фаҗигаләрнең 4се олыларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәве нәтиҗәсендә килеп чыккан. Шуңа күрә дә олылар юлда йөргәндә һәр кагыйдәнең төгәл үтәлүе, янәшәдәге баланың исәнлеге-иминлеге өчен үзенә никадәр зур җаваплылык йөкләнүе турында онытмасын иде. Куркынычсызлык каешларын эләктереп, бала өчен махсус кәнәфиләр куеп йөрсәк, без аларны күп бәлаләрдән саклап кала алачакбыз.
Җәяүлеләрне таптату да юлларда еш очрый торган каза. Быел бу сәбәптән 1 бала үлде, 4се имгәнде.
Пассажир балалар язмышы да борчылу тудырмый кала алмый. Беренче кварталда гына да Россиядә 71 баланың гомере өзелгән, 1401 баланың сәламәтлегенә зыян килгән. Һәлак булган пассажир балаларның саны машина астында калып үлгән җәяүле балалар саныннан да артып китә. Ике яшькә кадәрге балалар күп үлгән. 57 баланың гомере машиналар бәрелешүдән өзелгән. Бу барлык һәлак булган пассажир балаларның 80,3 процентын тәшкил итә. Безнең шәһәрдә дә шундый бер очрак теркәлгән.
Исегезгә төшерәбез, көннәр озая барган саен балалар да урамда озаграк йөриләр, шуңа да урамда, юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында кат-кат кабатлап тору һич артык булмас. Ишегалларында, юл буйларындагы мәйданчыкларда уйнаганда, бигрәк тә игътибарлы булу сорала. Соңга калып кайтканда аның киемнәрендә якты чагылдыра торган тасмалар булуы турында да кайгырту зарур, бу транспорт чарасы хуҗалары аны ерактан үк күреп алсын өчен кирәк. Әлбәттә, баланы машинага утыртып йөргәндә, махсус җайланманың булуы шарт, үзегез исә куркынычсызлык каешын эләктерергә онытмагыз. Киләчәктә үзе руль артына утырасы бала тәртипкә бүген сездән өйрәнә!
Ә без яхшы үрнәк күрсәтергә тиеш!
Светофор - җәяүленең дусты
Балалар катнашында булган юл һәлакәтләре саны, кызганычка, күп очрый. Шуның өчен дә юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау чаралары һәрбер балалар бакчасында көн саен диярлек үткәрелә.
Ләйсән ВИЛДАНОВА әзерләде.
20 нче балалар бакчасының 1 нче кечкенәләр төркемендә дә булып узды андый чара. Балалар "Светофор - җәяүленең дусты" дигән темага бик күп табышмаклар чиштеләр, уеннар уйнадылар. Чараның оештыручылары Ольга Ходосова һәм Елена Чернышева алар белән юл йөрү кагыйдәләре турында бик эчтәлекле әңгәмә оештырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа