Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Универсиада уты - Кодашта

Ышанмыйсызмы? Нишләп әле без Универсиада утының Бөгелмә якларына җәен генә килгәнен көтеп ятыйк?! Уйладык та 10 февраль көнне Кодаш авылы бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр, гаиләләр белән бергәләп, Универсиада утын кабыздык.

Халисә МӨЭМИНОВА,
Кодаш мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары.

Көн матур, үзәк мәйдан төрле төстәге әләмнәр белән бизәлгән, милли көйләр агыла, һәр учреждение үзенә билгеләнгән урынга тезелеп, факелны көтеп тора.

Төгәл көндезге сәгать бердә бөтен авылга ишетелерлек итеп: "Кодаш авылында Универсиада утын кабызырга әзерләнергә. 5, 4, 3, 2, 1 - СТАРТ!" - дигән сөрән салынды.

Балалар бакчасы - почта - авыл Советы - мәктәп - медпункт - мәдәният йорты аша эстафетада факел йөртүчеләр, чарада катнашучылар төп мәйданга җыелды. Кодаш авылы башлыгы Гүзәлия Әсгать кызы Хәйсәрова бәйрәмне ачып: "Кодашта кышкы спартакиада уздыру - Казандагы Универсиаданы, Сочидагы кышкы олимпиаданы каршы алуның бер баскычы", - диде.

"Чемпионнар" һәм "Юни+" командаларына (18әр кеше) яше-карты көч биреп торды. Уеннары да бит, олимпиада уен төрләрен катнаштырып, кызыклы да, үзенчәлекле дә итеп төзелгән иде. Иң соңыннан аркан тартышып, рәхәтләнеп йомшак ак карда әүмәкләштек. Аннан урамда кайнап утырган самавырдан тәмләп чәй эчтек.

Бәйрәмдә җиңелүче булмады, чөнки һәркем сәламәтлеген ныгытып, учреждениеләр берләшеп, гаиләләр тагын да якынаеп, яхшы кәеф белән, һәр якшәмбе саен чаңгыга басарга сүз бирешеп, өйләренә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса