Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Ульяновскида Татар теле һәм мәдәнияте көне узды

Бу чара Губернатор Сергей Морозов тарафыннан Ульяновск өлкәсендә милли бердәмлек елы дип игълан ителгән 2019 елның үзенчәлекле нәтиҗәсе булды.

Ульяновскида «Руслан» мәдәният йортында Татар теле һәм мәдәнияте көне узды. Әлеге чара Губернатор Сергей Морозов тарафыннан Ульяновск өлкәсендә милли бердәмлек елы дип игълан ителгән 2019 елның үзенчәлекле нәтиҗәсе булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көнне мәдәният сараенда Ульяновск шәһәренең иҗат коллективлары үзләренең матур милли биюләре һәм җырлары белән сөендерде. Шулай ук бәйрәмдә Идел Аръягы районы татар автономиясенең иң актив әгъзаларын бүләкләделәр. Алар Ульяновск шәһәре Думасы, район хакимияте һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хатлары алды. Күпләп татарлар яшәгән Ульяновск җирендә бу чараның әһәмияте аеруча зур.

«Мин элегрәк Ульяновскида булган идем, әмма мондый масштабтагы чарада беренче тапкыр булдым. Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан бер-берсенә бик якын һәм элек-электән тормышның төрле өлкәләрендә дуслык җепләре белән бәйләнгән. Ульяновск җирендә туып-үскән күп кенә тарихи эшлеклеләр үзләрен нәкъ менә Татарстанда таныта алды. Бу элек-электән килгән элемтәләр - безнең төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ныгыту өчен уңайлы җирлек. Моннан тыш, татар автономиясенә өлкә хөкүмәте дә, шәһәр хакимияте дә ярдәм итә. Һәм без моны барлык тармакларда да тоябыз», - дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса