Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Тынычлыктан сиңа хатлар язам...

Бөгелмә үзәк китапханәсендә "Солдатка хат" бәйгесенә йомгак ясалды. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан Бөгелмә шәһәре хәрби комиссариаты белән берлектә әзерләнгән әлеге эпистоляр жанрдагы иҗади эшләр конкурсында "Бөгелмә авазы" газетасы да катнашты. Татар телендә язылган хатлар безнең редакциягә дә юлланды. Жюри әгъзалары хөкеменә барлыгы 112 язма эш килгән. Шулар, яшь...

Бөгелмә үзәк китапханәсендә "Солдатка хат" бәйгесенә йомгак ясалды. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан Бөгелмә шәһәре хәрби комиссариаты белән берлектә әзерләнгән әлеге эпистоляр жанрдагы иҗади эшләр конкурсында "Бөгелмә авазы" газетасы да катнашты. Татар телендә язылган хатлар безнең редакциягә дә юлланды.

Жюри әгъзалары хөкеменә барлыгы 112 язма эш килгән. Шулар, яшь үзенчәлекләрен искә алып, 3 номинациягә бүленгән: 7 - 10, 11 - 14 һәм 15 - 18 яшьтәге балалар. Һәрберсендә 3әр җиңүче һәм әле махсус Диплом белән тагын 5 кеше бүләкләнде.

Җиңүчеләр белән сезне дә таныштырабыз:

7-10 яшьлекләр:

1 урын Галеева Карина «Солдату» эше белән (Бөгелмә шәһәре, 1 нче мәктәп);

2 урын Новикова Екатерина «Моя прабабушка» эше белән (Бөгелмә шәһәре, 6 нчы мәктәп);

3 урын Наумова Виктория «Хайруллину И.Х.» эше белән (Бөгелмә шәһәре, прогимназия №14 «Журавушка»).

11-14 яшьлекләр:

1 урын Мерсияпов Тимур «Нашему прадедушке» эше белән (Бөгелмә шәһәре, 1 нче мәктәп);

2 урын Хасанова Нурия «Дәһшәтле сугыш хатирәсе» эше белән (Бөгелмә шәһәре, Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе);

3 урын Тарасова Дарья «Дорогому прадедушке» эше белән (Бөгелмә шәһәре, 1 нче мәктәп).

15-18 яшьлекләр:

1 урын Нуретдинова Гөлназ «Дорогому бабаю» эше белән (Бөгелмә шәһәре, Зеленая Роща гомуми белем бирү мәктәбе)

2 урын Уляшкина Александра «Прадедушке Феде» эше белән (Бөгелмә шәһәре, 2 нче лицей);

3 урын Шәйхетдинов Ленар «Письмо солдату» эше белән (Бөгелмә шәһәре, 2 нче лицей).

Махсус приз белән бүләкләнүчеләр:

Степанов Илья «Письмо прадеду» эше белән (Бөгелмә шәһәре, 6 нчы мәктәп) үзенчәлекле идея һәм шигъри таланты өчен;

Вашарина Анастасия белән Вафина Кристина «Письмо солдату»эше белән (Бөгелмә шәһәре, 2 нче лицей) үзенчәлекле идея һәм бизәлеш өчен;

Кусина Екатерина «Неизвестному солдату» эше белән (Победа поселогы, 2 нче Карабаш гомуми белем бирү мәктәбе) үзенчәлекле идея һәм бизәлеш өчен;

Гыйльманова Әминә «Письмо прадеду» эше белән (Бөгелмә шәһәре, 5 нче мәктәп) гаилә шәҗәрәсен төзүдә документлар һәм фотографияләр белән расланган эзләнүләре өчен.

Алар һәрберсе Бөгелмә үзәк китапханәсе муниципаль бюджет учреждениесе һәм Бөгелмә хәрби комиссариаты әзерләгән бүләкләргә ия булдылар. Комиссариатның чакырылыш бүлеге начальнигы Сергей Бащян: "Балалар бу конкурста бик тырышып, үзләренең эшләренә күңел җылысын салып катнаштылар. Нинди генә хатны алсаң да, һәрберсендә үзенчәлек, хат авторының шәхси кичерешләре күренә", - диде әлеге конкурсның әһәмиятен югары бәяләп.
Чыннан да, өчпочмаклы хатлар сугыш елларында солдат өчен, бердән, туган ягыннан, өзелеп сагынган гаиләсеннән сәлам булса, икенчедән, тормышның әле сугыш кына түгел икәнлеген искә төшерүче бер хәбәр дә һәм туган җиребезне ничек тә дошманнардан арындыру теләгенең дөрләп янып китүенә сәбәп бирүче бер очкын чаткысы да булган. Бүген исә мәктәп укучылары ул дәһшәтле елларга тынычлык аша дәшә - күгәрченнәр гөрләвен тыңлап, кояш нурларында иркәләнеп, хат яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса