Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Түрәләр азаячак

Россиядә дәүләт идарәсе өлкәсен зур үзгәрешләр көтә, аның нәтиҗәсендә күп кенә хезмәткәрләрне кыскартачаклар.

Аларның хезмәт хакларын конкурентлык дәрәҗәсендә саклап калу өчен, елына өстәмә рәвештә 100 млрд.сум табарга кирәк булачак. Россия Финанс министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко киләчәктә тулы бер армия чиновникларның кыскартылуына әнә шундый аңлатма бирде.
Дәүләт хезмәтендә эшләүчеләргә түләү өчен акча күп кирәк.
2020 елда башланачак киңкүләм реформа барышында, хакимиятнең җирле органнары хезмәткәрләренең 5 процентын кыскарту планлаштырыла. Әлеге эш 2021 елда да дәвам итәчәк, ул чакта кыскартулар төбәк түрәләренең тагын 10 процентына кагылачак.
Росстат мәгълүматларына караганда, 2018 елда Россия федераль хакимият органнарында эшләүче хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакы 126,6 мең сум тәшкил иткән, бу 2017 ел белән чагыштырганда 5,4% ка күбрәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса