Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Тәрбиячеләрдән уңдык

Кешенең, мөгаен, иң күңелле, иң истә калырлык чагы балалар бакчасында үтәдер. Ә инде нәниләрнең тәрбиячеләре ягымлы, тырыш, миһербанлы, үз эшләренә чын күңелдән бирелгән дә булса, бу ата-аналар өчен иң зур бәхет. Любовь АКУЛЬШИНА, Әлфия ЗӘЙДУЛЛИНА. Бөгелмә шәһәре. Шушы уңайдан сабыйларын 19 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасына йөртүчеләр үтә дә уңдылар. Ишегалдына...

Кешенең, мөгаен, иң күңелле, иң истә калырлык чагы балалар бакчасында үтәдер. Ә инде нәниләрнең тәрбиячеләре ягымлы, тырыш, миһербанлы, үз эшләренә чын күңелдән бирелгән дә булса, бу ата-аналар өчен иң зур бәхет.

Любовь АКУЛЬШИНА, Әлфия ЗӘЙДУЛЛИНА.
Бөгелмә шәһәре.

Шушы уңайдан сабыйларын 19 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасына йөртүчеләр үтә дә уңдылар. Ишегалдына килеп керүгә үк, мондагы чисталыкка, аллы-гөлле бизәкләргә карап шаккатырлык. Тәрбиячеләр ташландык материаллардан ниләр генә ясап куймаганнар анда! Бакча мөдире Гөлгенә Хәлимова үз кул астында эшләүче тәрбиячеләренә сокланып туя алмый. Менә алар: Наилә Шәйгарданова, Гөлчәчәк Зәйнуллина, Лилия Субеева, Айгөл Ситдыйкова.

Быелгы уку елы башланып китү белән өлкәннәр төркеменә йөрүче балаларыбыз шәһәрнең 7 нче гимназиясендә экскурсиядә булып, мәктәп тормышы белән танышып кайттылар. Экскурсиянең бик тә уңышлы үтүе балаларның йөзләрендә ап-ачык чагыла иде. Ә менә тиздән китапханәгә сәяхәт ясаячаклары турында нәниләребез безгә сер итеп кенә әйттеләр.

Аларга үсеп җитеп, мәктәпкә бару теләге уяткан тәрбиячеләргә барлык әти-әниләр исеменнән рәхмәтләребезне әйтеп, аларга эшләрендә һәрчак уңышлар гына юлдаш булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса