Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Традицияләр яңарту тынычлыкка юл сала

Бүгенге көндә урамда, ишегалларында рәхәтләнеп уйный торган күпме уеннар онытылып бара! Ә бит әле 20 еллар чамасы гына элек әтиләребез, әниләребез иртәдән кичкә кадәр рәхәтләнеп "лапта", "сызыклы", "әбәкле" кебек уеннар уйнап, гөр килгәннәр.

"Менә шул традицияләрне яңартасы иде!" - дип, Аграр яшьләр берлегенең Бөгелмә бүлеге әгъзалары дәррәү бу эшкә алындылар да. Башта алар төрле чыганаклардан шул уеннарны, тарихын, уйнау тәртипләрен өйрәнделәр. Кайсы яшьтәге балага нинди уен кулайрак һәм кызыклырак булачагын исәпләп, башлангыч сыйныф укучыларына - бер төрле, үсмерләргә - икенчесен, ә яшьләргә тагын башка төрлесен сайладылар. Менә шул рәвешле, Бөгелмә муниципаль районы авыл җирлекләрендә яшәүче яшьләр арасында милләтара мөнәсәбәтләр культурасын ныгытуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән "Иске яңа уеннар" дигән социаль проект барлыкка килде.
Проект планы нигезендә, авыл җирлекләрендәге 7 - 11 яшьлек балалар өчен башта өйрәтү дәресләре узачак. Кече Бөгелмә авылы балалары онытылган халык уеннары белән беренче булып таныштылар. Алар үзләренә ошаган уен турында тәфсилләп язылган китап һәм аның эчтәлеге турындагы мәгълүматларны бик кызыксынып өйрәнделәр, аннары "Төрле халыкларның уеннары" дигән видео карадылар. Танып-белү программасы Кече Бөгелмә мәктәбе ишегалдында дәвам итте.
"Дуслык елмаюдан башлана", - дип җырлана без барыбыз да ярата торган бер җырда. Ә авыл яшьләре лидеры, китапханәче Әминә моңа: "Ә дуслык тагын уеннан да башлана", - дип өстәп куя.
Әминә БОГДАНОВА.
Восточный бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса