Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Тикшерү файдага булсын

2 февральдә җирле хакимият бинасында ТР юллар күзәтчелеге идарәсе (җитәкчесе - баш дәүләт инспекторы Борис Смирнов), ТР транспорт буенча комитеты, ЮХИДИ идарәсе җитәкче-белгечләре, Бөгелмә муниципаль районында халыкка автомобиль транспорты хезмәтен күрсәтүче оешма-предприятиеләр вәкилләре катнашында эшлекле киңәшмә булып узды.

ТР юллар күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Борис Смирнов Бөгелмә җирлегендә пассажирларны йөртү автотранспорты эшчәнлегенә тикшерү уздырылачагын әйтеп, аның барышында Бөгелмәдә пассажирларга хезмәт күрсәтүче автотранспорт, такси хезмәте, мәктәп автобуслары эшчәнлеге аеруча күз уңында тотылачагына басым ясады. "Бу тикшерү планлы төстә ТР Прокуратурасы белән килешеп үткәрелә", - диде ул.
Чара барышында шулай ук пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту, бу өлкәдә эшчәнлек алып баручы автотранспортка көн дәвамында контроль-
не көчәйтү мәсьәләсе дә каралачак.
Исегезгә төшерәбез: 2009 елның 14 февралендә РФ Хөкүмәте Карары белән яңа "Шәһәр җир өсте электр транспорты һәм автомобиль траспортында пассажирларны йөртү кагыйдәләре" расланды. Шушы кагыйдәләр нигезендә, системалы төстә пассажир автотранс-портын тикшерү айлыклары уздырыла.
Аның төп максаты: әлеге эш белән шөгыльләнүче оешмалар эшен контрольдә тоту, хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту юнәлешендә халыкка транспорт хезмәте күрсәтүче оешмаларның, ягъни перевозчикларның тиешле кагыйдәләрне төгәл үтәүләренә ирешү.
Электрон "Народный контроль" порталында Бөгелмәдә пассажирларны йөртүдәге җитешсезлекләр турында күп шикаятьләр язалар. Мәсәлән, чагыштырмача күптән түгел анда шундый язманы укырга мөмкин иде: "4 нче һәм 2 нче мар-шрут автобусларының эшеннән канәгать түгелбез. Моңа шәһәр хакимиятенең бернинди реакциясе юк. 1 февральдә 17 сәгатьтән алып, бер сәгать дәвамында автостанциядән Бөгелмә электр челтәре районына кадәр бер генә маршрут автобусы да булмады. Җитмәсә, халыкка хезмәт күрсәтүче автобуслар юылмаган, перевозчик турында бернинди мәгълүмат та юк, шоферлар юлда тәмәке тарта". Редакциягә дә автобуслар эшеннән зарланып шылтыратучылар байтак. Газета битләрендә бу проблема көнүзәк тема буларак һәрдаим яктыртылып торуга да карамастан, Иван Крылов мәсәлендәгечә, "…йөк һаман да үз урынында…"
Менә бу рәсемгә игътибар итсәгез дә, безнең шәһәрдә транспорт хезмәтенә игътибарның никадәрле икәнлеген күрерсез. 15 гыйнвар көнне 90 яшьлек мөхтәрәм әбине юбилее белән тәбрикләргә барганда төшереп алдым бу гыйбрәтне. Ул тукталышка менә алмадым мин ул көнне эттергәндә өелгән карны ерып. Җитмәсә, юлда басып торганга, үтеп-сүтеп йөрүче транспорт, кисәтү ясап, сигнал биреп узды. Герцен урамындагы мунчадан чыккан әбиләр автобусны кай урында көтәләр, бу ситуациядән ничек чыгалар микән соң дигән урынлы сорау туды үземдә шул минутларда...
Бәлки, менә шушындый тиешле югарылыкта уздырылган җитди тикшерүләрдән соң шәһәрдә пассажирларны йөртүдә уңай якка үзгәрешләр булыр һәм "йөк тә үз урыныннан кузгалыр" дигән өмет бар анысы. Вакыт күрсәтер.
Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса