Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Татарстанлы күрше республикада аяныч авария ясаган

32 яшьлек татарстанлы Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Аның өч пассажиры үлгән. Бу хәл узган якшәмбедә була. Уфа районында "Nissan Note" шоферы руль белән идарә итүне югалту аркасында машина каршы як полосага чыга, аңа 19 яшьлек егет идарә иткән "ВАЗ-2112" автомобиле килеп бәрелә. Бәрелүдән "Nissan" кюветка оча. Нәтиҗәдә шофер үзе һәм...

32 яшьлек татарстанлы Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан.

Аның өч пассажиры үлгән. Бу хәл узган якшәмбедә була. Уфа районында "Nissan Note" шоферы руль белән идарә итүне югалту аркасында машина каршы як полосага чыга, аңа 19 яшьлек егет идарә иткән "ВАЗ-2112" автомобиле килеп бәрелә. Бәрелүдән "Nissan" кюветка оча. Нәтиҗәдә шофер үзе һәм аның 32 яшьлек пассажиры исән кала, ә менә 57, 55 һәм 51 яшьлек пассажирлары һәлак була. "ВАЗ-2112"нең шоферы белән 17 яшьлек пассажир кызны тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X