Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Ташла тәмәкеңне, озак яшә!

31 май көнне "Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, "Волонтер" ирекле үзәк вәкилләре белән бергәләп, "Ха- лыкара тәмәкесез бер көн"не үзенчәлекле чаралар белән билгеләп үттеләр. Төп максат сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, зарарлы гадәтләрдән арыну кирәклеген сеңдерү иде.

Зинфира ИЛЬЯСОВА,
"Радуга" үзәге психологы.

Акциядә катнашучылар тәмәкенең организмга сала торган зыяны һәм аннан ничек тә булса котылу зарурлыгын пропагандалый торган плакатлар тотып, урамнарга чыктылар. Моннан тыш, шәһәрдәшләребезгә кесәдә, яисә кулда булган тәмәкене кәнфиткә алмаштырып алырга тәкъдим ителде, аларга шунда ук тәмәкене ташларга ярдәм итәрлек киңәшләр язылган кәгазьләр тапшырылды. Ә инде тәмәкене ташларга ихлас теләк белдерүчеләргә психологик-эмоциональ ярдәм күрсәтелде.

Педагогия көллияте студентларыннан һәм 8 нче урта мәктәп укучыларыннан торган волонтерлар хәрәкәтенә 16 нчы мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучыларының да кушылырга теләк белдерүе тагын бер шатлык булды. Балалар волонтер булуның нинди мактаулы һәм шул ук вакытта җаваплы да эш булуын яхшы аңлыйлар. Игелекле эшләрне биредә бернинди риясыз башкарырга кирәк. Кешеләргә шатлык өләшүнең, ә димәк, аларны бәхетлерәк итүнең бик күп юллары бар.

Чарадан аны оештыручылар канәгать калды, чөнки мондый акциянең сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга йогынтысы зур икәнлеккә, кешеләрдә оптимизм тәрбияләвенә, ихтыяр көчен ныгытырга, максатка ирешергә чынлыкта ярдәм итүенә ышандылар алар. Бу чараның химаячесе "Зеленая Роща" кибете булды (директоры - Г.И.Власов).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса