Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Сөйләшү җитди узды

15 ноябрь көнне шәһәребезнең Техника йортында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов ветераннар белән очрашты. Әңгәмә барышында шәһәр һәм район башлыгы белән көн кадагында торган күп кенә сорауларны уртага салып, ачыктан-ачык сөйләштеләр.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Очрашу әле Бөгелмә ветераннары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу алдыннан ук тәгаенләнгән булган. (Газетабызның алдагы санында бу очрашу турында аерым язарбыз. Ред.) Һәм менә өлкәннәребезнең илбашы белән булган очрашудан алган тәэсирләре җирлегендә яңа аралашу узды. Аның төп максаты булып БМРның 2011 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре: промышленность, авыл хуҗалыгы, кече һәм урта эшмәкәрлек, мәгариф, сәламәтлек сак-лау, мәдәният һәм башка өлкәләрдәге эшләрнең торышына йомгак ясау торды. Алар турында БМР башлыгы, шәһәр мэры И.Касыймов сөйләде. Тулаем алганда, барлык өлкәләрдә диярлек үсеш күзәтелә. "БЭНЗ" җәмгыятенең аякка басып, ныклап торып эшләп китүенең куандыруы, шул ук вакытта Бөгелмә механика, "Нефтеавтоматика" заводларында эш күрсәткечләре түбәнәюнең хафага салуы да әйтелде. Төзелеш комплексында быел 42 мең квадрат метр торак сафка бастырылуы, аның күп өлешен шәхси сектор алып торуы; капиталь ремонт эшләренең тәмамлануы, аның нигезендә төзәтелгән йортларда яшәү шартларының яхшыруы һәм киләсе елда әлеге программаның дәвам иттереләчәге турында; тузган торактан күчерү; яңа төзелеш башлап җибәрергә теләүчеләр өчен җир биләмәләре бүлеп бирү; автомобиль һәм җәяүлеләр юлларын төзекләндерү, аларны башкаруда Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм "Татнефть" җәмгыяте ярдәмнәре; авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате; яңа ачылган спорт һәм күңел ачу комплекслары һәм башкалар турында җыелганнар тын да алмый тыңладылар. Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге үзгәрешләр: җаваплылыгы чикләнгән "ЕРЦ" җәмгыятен, "ТКХ департаменты"н оештыру, аларның учредительләре булып муниципалитетның торуы, шул рәвешле, әлеге катлаулы һәм гражданнарны иң нык борчыган өлкәдә тәртип урнаштыру бурычы куелганын, ни кызганыч, әлеге мәсьәләләрнең хәзергә тулысынча хәл ителмәвен, үзенең дә ка-нәгать булмавын җиткерде чыгыш ясаучы. Гомумйорт ихтыяҗлары өчен /ОДН/ түләүләр системасының камил булмавын, мәсәлән, капиталь ремонт ясалган һәм ясалмаган йортларда түләүләрнең бер күләмдә була алмавын, аннан соң җылылык, кайнар су өчен яңача исәпләп түләтүгә әлеге предприятиеләрнең үзләренең дә, халыкның да әзер түгеллеген дә әйтте Илдус Әсгать улы.

Шуннан соң очрашуга килгән җитәкчеләр, җаваплы түрәләр ветераннарның сорауларына җаваплар бирделәр. Салкын һәм кайнар суга тарифларны билгеләү; юлларның төзеклеге; гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүләр /ОДН/; урамнарны җылытучы изоляцияләнмәгән торбалар; пассажирлар транспорты эшеннән канәгатьсезлек; шәһәрдә чүп тартмаларының җитешмәве; йорт тирәләрендә автомобильләрнең тиешсез урыннарда калдырылуы; поликлиникадагы озын-озак чиратлар, табибка эләгү мәшәкатьләре; хуҗасыз этләрнең тормыш өчен куркыныч тудырулары; төрле оешмалардагы җаваплы түрәләрнең халык белән аралаша белмәүләре, дорфа кыланулары, тиешле мәгълүматны җиткерә алмаулары турында һәм башка сораулар явып кына торды. Җаваплы җитәкчеләр барысын да язып алдылар һәм өлкәннәребезгә аларны хәл итүдә мөмкин булганны эшләячәкләрен җиткерделәр. Ә без исә тиздән түрәләрнең үз сүзләрен-дә торамы-тормыймы икәнлегенә ша-һитлар булырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: бугульминские ветераны 15 ноябрь