Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

“Шифа”ның шифасы тисен

Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә инде 2009 елдан бирле эшләп килүче "Шифа" клубының чираттагы утырышы узды.

Айсылу НУРЕТДИНОВА,
китапханәнең бүлек мөдире.

Очрашуда катнашкан ке­шеләр (бирегә татар әдәбияты бүлегенең даими укучылары гына түгел, ә "Мәгърифәт" клубы әгъзалары да - барлыгы 25ләп кеше җыелган иде) "Сәламәт бул! Һәрвакыт сәламәт!" дигән темага ачык лекция тыңладылар. Фитотерапевт Римма Равил кызы Сәгыйтова сәламәтлекне саклауда, ныгытуда дару үләннәренең роле турында сөйләде, аларны ничек кулланырга кирәклеген аңлатты, эчке әгъзаларны ныгыту өчен махсус күнегүләр дә күрсәтте. Шунысын да искәртеп китү урынлы булыр, тыңлаучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, белгеч төп игътибарны өлкән яшьтәгеләрне аеруча еш борчый торган чирләрне профилактикалауга юнәлтте.

Клуб утырышына әзерлек барышында очра­­­шуның темасына кагылыш­­­лы китап күргәзмәсе дә әзер­­ләнгән иде, җы­енда катнашучылар аның белән дә бик кызыксынып таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: шифа Китапханә