Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Сезнең тырышлык безне җылыта, яктылык нуры бирә

Белешмә: Риф Рәфгать улы Мөхәммәдиев Риф Рәфгать улы Мөхәммәдиев - Бөгелмә электр челтәре "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте филиалының директоры. 2010 ел- ның маенда "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры боерыгы белән билгеләнә. А.Н.Туполев исемендәге Казан авиация институтында укый, "Радиоэлектрон җайланмалар" белгече. Үзенең хезмәт эшчәнлеген 1993 елда Бөгелмә электр...

Белешмә: Риф Рәфгать улы Мөхәммәдиев

Риф Рәфгать улы Мөхәммәдиев - Бөгелмә электр челтәре "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте филиалының директоры. 2010 ел-
ның маенда "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры боерыгы белән билгеләнә. А.Н.Туполев исемендәге Казан авиация институтында укый, "Радиоэлектрон җайланмалар" белгече.
Үзенең хезмәт эшчәнлеген 1993 елда Бөгелмә электр челтәрендә РЗА хезмәте инженеры буларак башлап җибәрә. Төрле елларда электр ярдәмендә тукландыргыч җайланмаларны эксплуатацияләү төркеме инженеры, СПС начальнигы урынбасары, ПТО начальнигы, гомуми сораулар буенча директор урынбасары булып эшли, 2009 елда "Татэнергосбыт" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы Бөгелмә бүлеге начальнигы итеп билгеләнә.

22 декабрь көнне Энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан бүгенге әңгәмәбез - Бөгелмә электр челтәре "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте филиалының директоры Риф Рәфгать улы Мөхәммәдиев белән.

Сорау: Энергетиклар кыш "сюрпризлары"на әзерме? Бер җылыта, бер суыта, я яңгыр, я кар ява дигәндәй...
Җавап: Һава торышының барлык көйсезлекләренә дә тулысынча әзерләнеп бетү мөмкин эш түгел. Кышкы шартларда - бигрәк тә. Әмма өзеклекләрне һәм аларның тискәре нәтиҗәләрен мөмкин кадәр азрак итү кулдан килә. Үзебез башкарган, көзге-кышкы чорда электр белән тот-рыклы тәэмин итүгә турыдан-туры йогынты ясый торган кайбер эшләргә кагылышлы берничә санны гына мисалга китереп үтәм.
Татарстанның көньяк-көнчы-гышындагы 57 торак пунктта, тулаем исәпләгәндә, 700 километрдан артык озынлыктагы 0,4-6/10 кВ электрүткәргеч линияләр рекон-струкцияләнде һәм капиталь ремонтланды, 55 КТП алыштырылды, 25 МВт өстәмә куәтләр сафка кертелде. Челтәргә техник хезмәт күрсәтү, ПС һәм 35-500 кВлы ВЛ капиталь ремонтлау буенча да бик күп эш башкарылды.
Электр өзелү ихтималына юл куймау һәм кешеләрнең иминлеген тәэмин итү максатында, электр линияләре өстенә аву куркынычы булган күп кенә агачлар киселде, урманнар аша уза торган һава линияләре трассасына туры килә торган 130 гектар мәйдан
чистартылды.
Башкарган барлык эшләребезнең нәтиҗәсе - энергетика предприятиеләренең төп документы саналган көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерлек паспортын вакытында алдык. Аны безгә "Сетевая компания" җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев тапшырды. Бу чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов та катнашты һәм ул энергетикларга рәхмәт белдерде һәм аларның шәһәр һәм район хакына башкарган эшләренең бик тә әһәмиятле булуын билгеләп узды.

Сорау: Быел булган вакыйгалардан шәһәр һәм район өчен аеруча әһәмиятлесе дип кайсысын саныйсыз?
Җавап: Шәһәребезне чиста су белән тәэмин итә торган Вязовка су суырту станциясен электр ярдәмендә эшләтә торган "Коногоровка" подстанциясенең икенче чиратын төзү безнең предприятие өчен генә түгел, бөтен Бөгелмә өчен дә әһәмиятле вакыйга булды.Элек ПС схемасы бер трансформаторны һәм ВЛ-110 кВны гына эченә ала иде. Шул элементларның берсе генә сафтан чыкса да, станция-не озак вакытка туктатырга туры киләчәк, чөнки башка тукландыру чыганагы юк иде. Бу исә ярты шәһәрнең сусыз калу ихтималы булган дигән сүз. Хәзер, 1,9 километр озынлыктагы икенче ВЛ-110 кВ төзелгәч, булган подстанция 110 кВлы секция төзелү исәбенә киңәйтелеп, яңа 110 кВ һәм КРУН-6 кВ трансформаторлары урнаштырылгач, секцияләп эшли башлау, ягъни резервта булган туклану чыганагын тоташтыру мөмкинлеге барлыкка килде.
Шәһәребезнең спорт сөючеләре чаңгы базасындагы юл-ның яңача яктыртыла башлаганын искәргәндер, мөгаен, моның өчен 4 километр озынлыктагы
0,4 кВ линиясе реконструкцияләнде, 120дән артык яңа яктырткыч куелды.
Быел без электр челтәре ху-җалыгы объектларын мәктәпләрдән һәм балалар бакчаларыннан читкә чыгару буенча озак елларга исәпләнгән программаны төгәлләдек.
Шулай ук үзәк хастаханә, күп квартирлы өч торак йорт, үзәк мәйдан кебек социаль әһәмияткә ия булган объектлар
технологик хезмәтләндерү җәһәтеннән челтәргә тоташтырылдылар. Соңгысында Никахлашу сарае, балалар һәм концерт мәйданчыклары, аллея һәм ял
итү зоналары яңа БКПТга күчерелде.

Сорау: Челтәргә тоташтырулар дигәннән, хәзер кече бизнес актив җәелә, шәхси корылмалар күп салына, энергетикларга бәйле ниндидер каршылыклар буламы?
ҖАВАП: Бернинди каршылыклар да юк, технологик тоташтыру хезмәтләрен РФ Хөкүмәте карары нигезендә башкарабыз. Эш катлаулы түгел, теләгән һәр кеше технологик тоташтыру хезмәтен сорап, гариза яза ала, моны "Сетевая компания" җәмгыятенең сайты аркылы да башкарырга була, башта шәхси кабинетта теркәлү генә сорала. 15 кВтга кадәр егәрлектәге технологик тоташтыру хезмәте өчен 550 сум түлисе.
Моннан тыш, 150 кВтка кадәр егәрлеккә тоташтырылырга теләү-челәргә 3 елга кадәр бүлеп түләү мөмкинлеге бирелә, беренче түләү килешүдәге сумманың нибары 5 процентын гына тәшкил итә, ә калганы объект электр челтәренә тоташтырылганнан соң квартал саен билгеле бер суммада тигез итеп түләп барыла. Технологик ялгау чараларын үтәү срогы, техник шартларның нинди булуына карап, 1-6 айга кадәр бара.
2012 елда Бөгелмә районы һәм шәһәрендә генә дә 60тан артык юридик зат, 230 физик зат объектлары челтәргә тоташтырылды.

Сорау: Хезмәт коллективы турында ни әйтә аласыз? Ничек яшисез, яллар ничек үтә?
Җавап: Предприятиедә эшләүчеләр һәммәсе дә үз эшенең осталары, профессионаллар. Нәкъ менә аларның тырышлыгы , үзара килешеп-ярашып эшләве, осталыгы, тәҗрибәсенә күрә өйләребез якты һәм җылы да инде безнең. Предприятиенең күп кенә хезмәтчәннәре - төрле ведомстволарның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына лаек булган кешеләр.
Предприятиедә спорт һәм тренажер заллары бар, теләгән һәр кеше бассейнга абонементтан файдалана ала, мини-футбол, волейбол, боулинг, пейнтбол, чаңгы ярышлары уздырыла. "Кыш озату", "Спартакиада", "Балалар бәйрәме" дигән баш астында үзебезнең ярыш-бәйгеләрне уздырабыз. Компаниянең Казанда - "Балкыш", Сочида "Алтын Башак" ял-сәламәтләндерү комплекслары эшли, төрле экскурсияләр дә оештырыла.
Предприятиебез ветераннарын да онытмыйбыз, Өлкән яшьтәгеләр көне уңаеннан, Җиңү бәйрәмендә концерт әзерләп, чәй мәҗлесенә чакырабыз, бүләкләр тапшырабыз. Пенсионерларга матди ярдәм күрсәтәбез, торакларын ремонтларга булышабыз, бүләк итеп, газета-журналларга яздырабыз, "Балкыш" шифаханәсенә юлламалар бирәбез.

Сорау: Хезмәттәшләрегезгә бәйрәм котлавын ирештерү мөмкинлеге бар, Яңа елга теләкләрегез нинди булыр?
Җавап: Кадерле хезмәттәш-ләр, ветераннар, энергетиклар! "Сетевая компания" җәмгыяте җитәкчелеге исеменнән һәм шәхсән үзем барыгызны да елның якты һәм җылы бәйрәме - Энергетиклар көне уңаеннан тәбрик итәм.
Нәкъ менә Сезнең хезмәт сәнәгать предприятиеләренең, дәүләт учреждениеләренең, мәктәпләрнең, дәвалау оешмаларының өзеклексез эшләвен, һәрбер йортта җылылыкны һәм ямьне тәэмин итә. Бу исә һәрбер кешенең тормыш сыйфаты Сезнең хезмәткә бәйле дигән сүз.
Предприятиенең Татарстандагы биш районда электр белән тәэмин итеп торучы бүлекчәләрендәге уртак эшкә үзеннән лаеклы өлеш кертүче һәрбер хезмәткәрнең эше бәһаләп бетергесез кыйммәт.

Бу көндә мин энергетикларның барчасына, үзебезнең хезмәт коллективына уңышлар, тотрыклы эш телим. Намуслы хезмәтегез, җаваплылык һәм профессиональлегегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Бәхет, сәламәтлек, иминлек сезгә!
Кадерле коллегалар! Мөмкинлектән файдаланып, якынлашып килүче Яңа ел белән дә ихлас котлыйм! Яңа елга без һәрвакыт яңа өметләр баглыйбыз. 2013 ел да матур үзгәрешләр елы булып килсен. Сәламәтлек һәм гаилә иминлеге Сезгә! Яңа ел белән!



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса