21 декабрь 2012 яңалыклары
-
“Игелек кылып яшик!”
Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул - декабрь аенда билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгән бичаралар - дошманыңа теләмәслек ачы язмыш. Бу көн миңа килмәс дип,...
-
Хезмәт иткән сөенгән – рәхәтенә тиенгән
"ТНГ-Групп" җәмгыяте игелекле гамәлләре белән олысын-кечесен сөендереп яшәргә ярата. Шул исәптән ветераннарын зурлау - аларның иң изге бурычларының берсе. 14-16 декабрь көннәрендә "Сосновка" ял базасында җәмгыять ветераннарының чираттагы заезды булып узды. 15 декабрь көнне мин дә әлеге күңелле чараның шаһиты булдым: рәхәтләнеп бәйрәмне күзәттем, өлкән буын вәкилләренең нурлы йөзләрендәге бәхет...
-
Сезнең тырышлык безне җылыта, яктылык нуры бирә
Белешмә: Риф Рәфгать улы Мөхәммәдиев Риф Рәфгать улы Мөхәммәдиев - Бөгелмә электр челтәре "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте филиалының директоры. 2010 ел- ның маенда "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры боерыгы белән билгеләнә. А.Н.Туполев исемендәге Казан авиация институтында укый, "Радиоэлектрон җайланмалар" белгече. Үзенең хезмәт эшчәнлеген 1993 елда Бөгелмә электр...
-
Яңалыклар
Тынычлык, яктылык һәм җылылык яшәсен! Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Әсгать улы Касыймов энергетикларны 22 декабрь - һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан чын күңелдән тәбрик итте. "Бүгенге тормышны энергетика комплексының тотрыклы эшеннән башка күз алдына да китереп булмый, - диелә котлауда. - Бу өебезнең җылысы һәм яме, сәнәгать, авыл...
-
Бөгелмә Советларының берләштерелгән сессиясе
20 декабрьдә 2 нче чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе булып үтте.
-
Газетабыз хезмәткәре – җиңүче
19 декабрь көнне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында традиция буенча ел ахырында уздырылучы семинар-киңәшмәдә республика массакүләм матбугат чаралары арасында үткәрелгән 2012 елгы конкурс-бәйгегә йомгак ясалды.
-
Хезмәткә хөрмәт
Менә тагын бер ел тарих битләрендә калып бара. 2012 елда безнең район һәм шәһәр тормышында күп кенә кызыклы вакыйгалар булды, алар турында газета битләрендә яктыртып барырга тырыштык.