Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Сез – таяныч, сез – ышаныч

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Әсгать улы Касыймов социаль хезмәткәрләрне 8 июньдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ихлас котлады.

"Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр, тармак ветераннары! Бүгенге җәмгыятьтә сезнең тоткан рольне бәһаләп бетергесез, - диелә котлауда. - Сез Бөгелмә муниципаль районының социаль үсешенә зур өлеш кертәсез.

Хезмәтегез рухияте һәм җисеме мохтаҗлыкка дучар ителгән һәрбер кешегә игътибарлы булуны һәм аларга җан җылысын бүлеп бирергә, ярдәмгә килергә әзер торуны таләп итә. Кайчагында сез өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрнең туганнары һәм якыннары урынына бердәнбер таянычы, төп терәге булып каласыз, ятим балаларга да, инвалидларга да кайгыртучанлык, игътибар һәм киләчәккә ышаныч бүләк итәсез.

Намуслы хезмәтегез, олы йөрәкле, сизгер һәм игътибарлы булуыгыз, кайгы-шатлыкларны уртаклашырга, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер торуыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә! Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, бәхет телим! Җәмгыятькә файдалы һәм игелекле хезмәтегездә уңышлар гына юлдаш булсын!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса