Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Сез иң гүзәл кеше икәнсез

4 октябрь көнне рус драма театры бинасында укытучыларның һөнәри бәйрәме уңаеннан котлау тантанасы үтте.

Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.

Рәтләр аша үткәндә мин, тыныч караш белән елмаеп, йомшак кәнәфидә бөтен барлыгы белән ял итеп утырган Укытучыны күрдем. Кулындагы чын чәчәкләр матурлыгы нур булып йөзенә төшкән, карашы тыныч һәм канәгать. Мөгаен, аналар гына, әгәр бала тыңлаучан булса, шулай канәгать буладыр. Кем дисезме аны? Без беләбез микән андый Укытучыны дисезме? Әлбәттә, беләсез. Бу Укытучының исеме һәр мәктәптә төрле-төрле, йөзе һәр авылда үзгә булса да, аның җисеме - бер. Шуңа күрә залда утырган йөзләгән укытучының исемнәрен атау һич кенә дә мөмкин түгел. Әгәр берсен атасак, икенчеләре лаеклы рәвештә үпкә белдерер. Җыеп кына әйткәндә, бәйрәм тантанасында барлыгы 28 укытучыга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлары кул куйган Мактау кәгазе, "Укытуда уңышлары өчен" күкрәк билгесе тапшырылды.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, укытучыларны котлап чыгыш ясаганда, БДИ һәм фәнни олимпиада нәтиҗәләре буенча районыбызның югары өлгерешле төбәкләр рәтенә керүенә игътибар итте. Мондый уңышларның каян килүе мәгълүм. Шәһәребез укытучылары көннең-көнендә дәресләрдән соң да калып, шәхси вакытын балалар белән шөгыльләнүгә фида итә. Укытучының һәр гамәле район мәгариф идарәсе-нең аяусыз игътибар үзәгендә тора. Мондый кырыс тәртип укытучыларга, бәлки, авыр булып тоелса да, укыту өлкәсендә камиллеккә ирешүдә ярдәме зур.
Рәсемдә: Бөгелмә мәгариф идарәсе башлыгының милли мәсьәлә-ләр буенча урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Фәүзия Таһир кызы Мәхмүтова. "Нинди уйлар белән янасыз?" - дигән соравыма каршы ул: "Кичә генә милли хәрәкәт вәкилләре белән очраштык, күренекле якташыбыз, тарихчы, Гамбург университеты профессоры Әхмәт Тимерне искә алу кичәсен оештырырга торабыз", - диде. Янәшәдә - Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе директоры Фәнис Камил улы Гайнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса