Кичә, 31 июль көнне, II чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль бе-рәмлеге Бөгелмә шәһәр Советының чираттан тыш XXXIX сессиясе узды.
Көн тәртибендә:
1. Гаммәви тыңлаулар билгеләү турында (капиталь төзелеш объектларына һәм җир участокларына шартлы файдалануга рөхсәт бирү турында һәм рөхсәт ителгән төзелеш параметрларыннан тайпылуга рөхсәт бирү мәсьәләләре...
Кичә, 31 июль көнне, II чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль бе-рәмлеге Бөгелмә шәһәр Советының чираттан тыш XXXIX сессиясе узды.
Көн тәртибендә:
1. Гаммәви тыңлаулар билгеләү турында (капиталь төзелеш объектларына һәм җир участокларына шартлы файдалануга рөхсәт бирү турында һәм рөхсәт ителгән төзелеш параметрларыннан тайпылуга рөхсәт бирү мәсьәләләре буенча).
2. Гаммәви тыңлаулар билгеләү турында (Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча).
3. Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында.
4. Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегендә территориаль иҗтимагый үзидарә турында.
5. Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегендә территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең Уставларын теркәү турында.
Көн тәртибенә куелган беренче өч сорау буенча Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы М. Каюмов, соңгы икесе буенча Бөгелмә шәһәре мэры И. Белова чыгыш ясадылар. Сессия тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул итте.