1 август 2014 яңалыклары
-
Шәһәребез гөлбакчага әверелсен дисәк…
24 июль көнне җирле хакимият бинасында иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы булып узды. Анда көн кадагында торган мәсьәләләр - муниципаль районны төзекләндерү, яшелләндерү һәм 2014 - 2015 елгы җылыту сезонына әзерлек эшләре каралды. Утырыш эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, бөгелмәләргә коммуналь хезмәтләр күрсәтү оешмалары җитәкче-белгечләре катнашты.
-
“Баеган” да бөлгән...
26 июль көнне Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә 20 - 24 июль көннәренең бер-сендә пичәтләнгән инкассация сумкасыннан 281 мең сум акча урланганлыгы турында хәбәр итәләр. Әлеге кыңгыр эшне 25 яшьлек инкассатор Р. эшләгәнлеге ачыклана, аны кулга алалар. Ул гаебен тулысынча таный, акчаның бер өлешен кайтарып бирә. Үзе әйтүенчә, анда акча үзләштерү...
-
Комиссар рәхмәт белдерде
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймовка Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодиннан язгы чакырылышта егетләрне армиягә чакыруны яхшы оештырган һәм бу эшне уңышлы башкарып чыккан өчен рәхмәт белдергән хат килде. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм уздыру эшләре барышында, апрель - июль айларында, Бөгелмә муниципаль районы ТР Хәрби комиссариаты тарафыннан...
-
Өстәмә сайлауга килегез!
3 августта 13 нче "Сәнәгать" сайлау округында (участок - 13 нче урта мәктәптә) Бөгелмә шәһәр Советына өстәмә депутатлар сайлау узачак. Участок сайлаучыларының һәммәсен дә активлык күрсәтергә һәм 7дән 20 сәгатькә кадәр сайлауга килергә чакырабыз.
-
Сизгерлекне югалтмагыз!
28 июль көнне 15 сәгать 15 минутта Бөгелмә районы эчке эшләр бүлегенә 75 яшьлек пенсионерка шылтыратып, ике хатын-кызның, иске купюраларны яңаларына алыштырам дигән булып, 137 456 сум акчасын алып чыгып китүләрен хәбәр итә.
-
Сессия узды
Кичә, 31 июль көнне, II чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль бе-рәмлеге Бөгелмә шәһәр Советының чираттан тыш XXXIX сессиясе узды. Көн тәртибендә: 1. Гаммәви тыңлаулар билгеләү турында (капиталь төзелеш объектларына һәм җир участокларына шартлы файдалануга рөхсәт бирү турында һәм рөхсәт ителгән төзелеш параметрларыннан тайпылуга рөхсәт бирү мәсьәләләре...
-
Без сезне ишеттек
Турыдан-туры эфир вакытында яңгыраган сорауларны шәһәр башлыгы игътибар белән тыңлап, проблемаларны хәл итүгә кичекмәстән керешү өчен тиешле күрсәтмәләр бирде Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов бөгелмәләр мөрәҗәгатьләренең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы турында еш кабатлый. "Мэрга хәбәр салу"ның исә төрле юллары бар: игътибарны юнәлтәсе проблемалар турында Бөгелмә районының...