Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

“Радуга” үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә шагыйрә Әнисә Ганфәритова белән иҗади очрашу узды

Әнисә Ганфәритова шигырьләр, проза әсәрләре, балалар өчен пьесалар яза. Ул район һәм башка төбәк газеталарына да актив язучыларның берсе. Моңардан тыш музыка сәнгате белән кызыксына, гитарада уйный, "Стихи.ру", "Самиздат" сайтларында үткәрелүче әдәби бәйгеләрнең актив катнашучысы. Шагыйрә 2006 елда "Рухият" фонды үткәргән әдәби бәйге дипломанты була, Муса Җәлилнең тууына 100 еллыкка...

Әнисә Ганфәритова шигырьләр, проза әсәрләре, балалар өчен пьесалар яза. Ул район һәм башка төбәк газеталарына да актив язучыларның берсе. Моңардан тыш музыка сәнгате белән кызыксына, гитарада уйный, "Стихи.ру", "Самиздат" сайтларында үткәрелүче әдәби бәйгеләрнең актив катнашучысы. Шагыйрә 2006 елда "Рухият" фонды үткәргән әдәби бәйге дипломанты була, Муса Җәлилнең тууына 100 еллыкка багышланган конкурс җиңүчесе.

Аның язмалары "Квантовый переход", "Свет души", "Бугульминцы" - Бугульме!", "Принц Шиповник", "Вдохновленные краем родным" китапларына кертелгән. Аерым шигырьләре "Подарок детям", "И целый год в подарок" альманахларында бастырылган.

Рәзилә ШАКИРОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса