Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Прокуратура тикшерде: Басу-кырлар ни хәлдә?

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җаваплылыгы чикле "Карабаш-Агро" җәмгыятендә авыл хуҗалыгы җирләрен файдалану турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ике елдан артык вакыт дәвамында эшкәртелмәгән, үләне чабылмаган, 30 проценттан артыгын чүп үлән басып киткән җир кишәрлекләре булуын ачыклады. Аларны әрекмән, һиндыба, гөлбадран, билчән, каты билчән, сарут һ.б. күпьеллык чүп үлән баскан. Җир...

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җаваплылыгы чикле "Карабаш-Агро" җәмгыятендә авыл хуҗалыгы җирләрен файдалану турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында ике елдан артык вакыт дәвамында эшкәртелмәгән, үләне чабылмаган, 30 проценттан артыгын чүп үлән басып киткән җир кишәрлекләре булуын ачыклады. Аларны әрекмән, һиндыба, гөлбадран, билчән, каты билчән, сарут һ.б. күпьеллык чүп үлән баскан. Җир асты һәм җир өсте кимерүчеләренең оялары күплеге дә әлеге җирләрнең тиешле максатларда файдаланылмаганлыгы турында сөйли.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча хуҗалык җитәкчесе А. Гәрәев исеменә Җир турындагы законнарның бозылуы турында язма искәртмә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса