16 май 2016 яңалыклары
-
Яңа җитәкче
2016 елның 12 маеннан Бөгелмә муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе булып Марат Фәрит улы Хәлиуллин билгеләнде. М.Ф. Хәлиуллин 1984 елда Бөгелмәдә туган. Югары белемле. 2006 елда -Идарә һәм икътисад институтын (икътисадчы), 2011 елда Казан федераль университетын (дәүләт һәм муниципаль идарәче) тәмамлаган. Хезмәт биографиясе: 01.2007 - 02.2011 - "Единая Россия" Бөтенроссия...
-
Савабы бермә-бер күп булыр
Табигатьнең яңарып, матурланып киткән мизгелендә кешеләр дә аңа ярдәмгә килеп, тирә-як территорияләрне чистартырга тотына. Бу нисбәттән республика күләмендә ел саен санитар икеайлык уздырыла. Авыл-шәһәр халкы шимбә өмәләрендә эш урыннарын тәртипкә китерә. Яз шулай ук зиратка барып каберләрне чистарту, аларның тирә-ягын тәртипкә китерү чоры да. Каберләрне чистарту, яхшы сүз укып кайту...
-
Прокуратура тикшерде: Басу-кырлар ни хәлдә?
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җаваплылыгы чикле "Карабаш-Агро" җәмгыятендә авыл хуҗалыгы җирләрен файдалану турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ике елдан артык вакыт дәвамында эшкәртелмәгән, үләне чабылмаган, 30 проценттан артыгын чүп үлән басып киткән җир кишәрлекләре булуын ачыклады. Аларны әрекмән, һиндыба, гөлбадран, билчән, каты билчән, сарут һ.б. күпьеллык чүп үлән баскан. Җир...
-
Прокуратура тикшерде: Юллар турында
Прокуратура Бөгелмә шәһәрендәге юлларны карап тоту җәһәтеннән урам юлларын тикшерде. Тикшерү барышында Гафиятуллин урамындагы юлда зурлыгы һәм тирәнлеге ягыннан чик параметрларны узган чокырлар, иңкүлекләр барлыкка килгәнлеге, юл хәрәкәтенә кыенлык китерүе, аларны машиналарның урап узарга мәҗбүр булуы, шул рәвешле куркыныч тудырулары расланды. Моңа бәйле рәвештә шәһәр прокуратурасы, Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге...
-
Бөгелмә прокуратурасы тикшерә: Хәбәрне – вакытында
Шәһәр прокуратурасы уздырган тикшерү барышында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге тарафыннан РФ Гражданнар кодексының 51 нче маддәсенең 15 нче пунктын бозу очракларына юл куелуы ачыкланды - төзелеш өчен бирелгән рөхсәт язуының күчермәсе ТР дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә 3 көн эчендә җибәрелми. Бу документны вакытында тапшырмау...
-
Бөгелмәләр агач утырта
-
Бөгелмә “Дядя Степа”сы - бәйгедә катнаша
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгы "Дядя Степа - полиция хеәзмәткәре" бәйгесе игълан итте. Анда 6 яшьтән алып, 14 яшькәчә булган балалар катнаша алды. Бәйгедә катнашыр өчен алар үзләре ясаган кул эшләре тәкъдим итте. 6 май көнне әлеге бәйгенең беренче этабы тәмамланды. Регионара бәйгедә катнашыр өчен Бөгелмәдә...
-
“Бәллүр каләм XIX” бәйгесенең икенче турына чыгучылар ИСЕМЛЕГЕ билгеле булды
Татарстан Республикасында журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә "Бәллүр каләм" - "Хрустальное перо" XIX бәйгесен "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Журналистлар берлеге үткәрә. "Иң яхшы шәһәр, район массакүләм мәгълүмат чаралары" номинациясе: "Наш Зеленый Дол. Зеленодольск" газетасы (Яшел Үзән районы); "Хезмәт даны" газетасы (Кукмара районы); "Әлмәт таңнары" газетасы (Әлмәт районы);...
-
Шыпырт! Телефон аша сөйләшүләрне тыңлый башлаячаклар
Яшерен тыңлау корпоратив сим-карталы аппаратларга кагыла. Бу шәхси әңгәмәләргә кагылмый. Эшлекле сөйләшүләр генә тикшереләчәк. Сөйләшүләрне машина кире шифрлый. Әлеге системаны гамәлгә ашыргач, эш бирүчеләр мәгълүматның читкә агылуы белән көрәшә алачаклар. интертат.ру
-
Джамала - беренче, Лазарев - өченче
Берничә минут элек Стокгольмда "Евровидение-2016" тәмамланды. Беренче урынны Украина исеменнән чыгыш ясаучы Джамала яулады. Бәйгедә ул Кырым татарлары язмышына багышланган җыр башкарды. Икенче урында Австралия җырчысы. Бу ил "Евровидение"дә беренче тапкыр катнашты. Өченче урында Россиядән Сергей Лазарев. Димәк, "Евровидение-2017" Украинада узачак. http://matbugat.ru
-
Миңнеханов белән Брежнева Казан марафонында 3 км га йөгерделәр
Казанда "Үзеңне тикшер" шигаре астында җиңел атлетика марафоны ачылды. Ачылышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисе ярдәмчесе Геннадий Онищенко, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Краевой, ВИЧ-инфекция проблемалары буенча БМО илчесе Вера Брежнева...