Президент сайлаучыларга рәхмәт белдерә
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 18 сентябрендә узган Россия Федерациясе Федераль җыенының VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауда актив катнашканнары өчен республика халкына тирән рәхмәтен җиткерә. "Сайлау участокларына килеп, туган респбликабызны яклап тавыш биргән барлык татарстанлыларга зур рәхмәт. "Единая Россия" партиясе өчен тавыш бирүдәге югары нәтиҗәләр - бу фактта...
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 18 сентябрендә узган Россия Федерациясе Федераль җыенының VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауда актив катнашканнары өчен республика халкына тирән рәхмәтен җиткерә.
"Сайлау участокларына килеп, туган респбликабызны яклап тавыш биргән барлык татарстанлыларга зур рәхмәт. "Единая Россия" партиясе өчен тавыш бирүдәге югары нәтиҗәләр - бу фактта гамәлдәге хакимияткә, тотрыклы социаль-икътисадый үсеш курсына ышану дәрәҗәсе булып тора. Без Дәүләт Думасына "Татарстан командасы"нда югары профессионалларны, республикабызның чын патриотларын юллыйбыз", - Ди Рөстәм Миңнеханов.
Президент яңа оешкан депутатлар корпусы татарстанлылар мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә яклар дигән ышаныч белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа