Ящурны кертмәскә!
Бүгенге көндә Казакъстан территориясендә мөгезле эре терлекләр арасында "О" тибындагы ящур авыруының 12 очрагы теркәлгән. Вирусның бу якларга да килеп җитү ихтималы булуны күздә тотып, Татарстан Республикасы "Россельхознадзор" идарәсе белгечләре безнең төбәккә килә торган йөкләрне ветеринария куркынычсызлыгы күзлегеннән тикшерәләр һәм контрольне көчәйтәләр, шулай ук халыкны да уяу булырга өндиләр.
Э.ХӘЙРУЛЛИНА,
Р.ВАСЕНЬКИНА,
ТР "Россельхознадзор" идарәсе экспертлары.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Гайдайның "Кавказская пленница" комедиясен караган һәр кеше хәтерли: иптәш Саахов дачасында яшәгән мәшһүр "өчлек" әгъзаларына нәкъ менә ящурдан прививка "ясыйлар". Ящур - вирус китереп чыгара торган чир, аның иң зур куркынычы да шунда, чөнки вируслы чирне антибиотиклар белән дәвалап булмый. Организм инфекциягә каршы көрәштә берүзе кала, иммунитет көчсез булса, ахыргы нәтиҗәне күз алдына китерү кыен түгел. Иммун системасы чиргә каршы торырга әзер булсын өчен вакцина кертү кирәк.
Ящур - мөгезле эре терлекләрнең ашкайнату трактын һәм тиресен авыр зарарлый торган вируслы кискен чир. Кечкенәрәк маллар, кеше дә авырырга мөмкин. Ә менә атлар бу чирне "белми".
Яшь маллар бу вирус эләккәндә, тәүлек эчендә һәлак булалар. Олы маллар терелә, әмма аларның продуктлылыгы 20-30 процентка кими.
Ящур янгын кебек, бер фермадан икенчесенә коточкыч зур тизлек белән тарала ала. Еш кына саклану чаралары да ярдәм итми, чөнки эт, песи һәм кошлар да аны таратучы ролен үтәргә мөмкин. Озак еллар инде Россиядә ящур тамыры корыган чир саналып килде. Әмма 2005-2006 елларда Кытайдан Амур, Чита өлкәләренә, Хабаровск, Приморье крайларына үтеп керде. Казакъстанда да ул әледән-әле теркәлеп тора.
Татарстанда ящурга мөнәсәбәттә вәзгыять уңай санала, малларның чирләү очраклары теркәлмәгән. Әмма аның читтән килеп эләгү куркынычы янау сәбәпле, Татарстан Республикасы "Россельхознадзор" идарәсе дәүләт ветеринария хезмәте ведомствосындагы барлык оешмаларны алдан кисәтеп куюны кирәк саный.
Ящур кешегә дә йогамы соң? Әйе, вирус белән йогышланган продукт кулланса, чир кешегә дә эләгә. Кешегә чирнең кайнамаган сөт, чи ит белән эш иткәндә эләгүе дә ихтимал. Югары температурада вирус бик тиз һәлак була, шуңа күрә суелган малның итеннән пешкән колбаса әзерләргә мөмкин, ә сөтне, һичшиксез, пастеризацияләргә кирәк. Ә инде чирле терлекләр белән эшләүчеләргә (сыер савучыларга, дәвалаучыларга, суючыларга) вирусның, турыдан-туры контакт нәтиҗәсендә, маллар төчкергән, ютәлләгән вакытта һава аша да, аларның пычрагы-бүлентеге эләккән предметлары аша да йогу куркынычы бар.
Ящур - коточкыч зур икътисади зыян китерә торган афәт. Бу - терлекләр кырылуга, продуктлылыкны югалтуга, симертүдәге малларның авырлыгы кимүенә, үрчемгә зыян килүгә һәм шулай ук карантин чыгымнарына, продуктларны зарарсызландыруга, тышкы мохит предметларын чистартуга бәйле чыгымнар. Шуңа күрә дә инфекцияне читтән кертмәү хәстәрен күрү - профилактиканың иң ышанычлы юлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа