Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Очрашу урынын үзгәртергә ярамый

Соңгы ике унъеллыкта Россиядә ятимнәр мәсьәләсе иң кискен социаль проблемаларның берсе санала. Опека һәм попечительләр органнарында 100 меңнән артык әти-әнисез калган бала исәптә тора. Дәүләт андыйларны бөтен уңайлыклары булган, заманча җиһазландырылган, яхшы туклану шартлары тудырылган балалар йортларына урнаштыра. Әмма, ничек кенә булмасын, казна йорты беркайчан да ата-ана назын, гаилә тәрбиясен...

Шуңа күрә дә ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру бүгенге көндә өстенлекле булып тора. Бу: балалыкка алу, опекага алу, ягъни попечительлек һәм тәрбиягә алучы гаилә (приемная семья). Балаларны урнаштыруның гаилә формасы буенча соңгы елларда алга китү күзәтелә: балалар йортларында тәрбияләнүчеләр саны кими бара, уллыкка яки кызлыкка бала алган гаиләләр саны арта. Шуның белән бергә проблемалар да арта, билгеле (мәсәлән, гаилә әгъзаларының мондый җитди адымга әзер түгеллеге, балаларны кире кайтару, гаиләдә аларга карата каты мөнәсәбәт һ.б.)
Менә шуларның барысын да исәпкә алып, 2015 елның 1 гыйнварында Бөгелмә шәһәрендәге балалар йорты базасында "Ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыруга ярдәм итү үзәге" ачылды. Андый үзәк республикада тагын Казанда гына бар.
Үзәкнең бурычлары:
- әти-әнисез калган балаларны тәрбиягә алырга теләүче гражданнарны әзерләү;
- инде уллыкка алган гаиләләргә профессиональ ярдәм күрсәтү, аларга һәрьяклап булышу;
- 18 яшьтә интернат учреждениеләреннән балигъ булып чыккан үсмерләрне күз уңыннан ычкындырмау;
- әлеге өлкәдә эшләүче белгечләрне һәм гражданнарны методик әсбаплар һәм белешмәләр белән тәэмин итү.
Агымдагы елның 24 гыйнвары көнне яңа учреждениедә мөһим чара - балалар йортларыннан мөстәкыйль тормышка атлаган яшьләр белән "Киләчәккә - бергәләп!" дип аталган форум булып узды. Чараны үзәк җитәкчесе урынбасары Елена Шириева һәм тәмамлап чыгучылар белән эшләү хезмәте педагог-
психологы Гөлзирә Ибраһимова оештырды. Форумга Бөгелмә балалар йортында, Минзәлә коррекцияле мәктәп-интернатында тәрбияләнеп чыгып, бү-генге көндә шәһәребез көллиятләрендә белем алучы яшьләр чакырылган иде. Аларны очрашуга Бөгелмә педагогия һәм төзелеш-техник көллиятләре педагоглары, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары алып килде. Чарада шулай ук кунаклар - Кече Бөгелмә һәм Ютазы районы мәктәпләре укытучылары, балаларны тәрбиягә алган гаилә әгъзалары да катнашты.
Форумда педагог Ольга Снегурова (шат күңелле, көчле энергияле, тормышны яратучы, уллыкка бала алган әни дә) үзенең "Бәхет дәресе" дип исемләнгән тренинг дәресен күрсәтте. Һәрбер кеше тормышында үзенә сорау куя: "Нәрсә соң ул бәхет?" Кемгәдер ул - матди уңайлыклар, ә кем өчендер - шатлык алып килүче гаилә яки сайлаган һөнәре. Шул ук вакытта һәркем бәхетле булу өчен ни эшләргә дип уйлана бит. Ольга Валентиновна үзенең дәресендә бәхетле тормыш серен ачып бирде. Чара музыкаль паузалар, җырлар, слайдлар күрсәтү, күнегүләр ясау кебек шөгыльләр белән күркәм үрелеп барды. Педагог, шул рәвешле, форумда катнашучылар арасында яхшы кәеф, җылы атмосфера тудырды. Тренинг күнегүләр ярдәмендә яшьләр бәхетнең тормыш мәгънәсе белән тыгыз бәйләнештә булуын ачыкладылар. Димәк, һәрберебез үз язмышын үзе тудыра, иҗат итә. Соңыннан Ольга Валентиновна чарада катнашучыларның барысына бәхет һәм шатлыклар теләде.
"Киләчәккә - бергәләп!" форумы ахырында үзәк юристы Юлия Егорова яшьләр белән юридик консультация уздырды, педагог-психолог Гөлзирә Ибраһимова исә "Ничек үз-үзеңә бәяне күтәрергә?" дигән брошюралар өләште.
Гөлзирә ИБРАҺИМОВА,
педагог-психолог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса