Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Могҗизалар көткәндә – “Могҗизалар кыры”

Яңа ел - һәр тарафта теләктәшлек, килешүчәнлек хөкем сөрә торган ямьле бәйрәм ул. Бөгелмә аграр көллияте китапханәсендә узган Яңа ел кичәсе дә, шуңа күрәдер, бик күңелле булды. Быел биредә "Могҗизалар кыры" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрергә булдылар.

Людмила ПИЛЕВИЧ,
көллият китапханәсе мөдире.

Китапханә Яңа ел бәйрәмен көткәндәгечә ямьле итеп бизәлгән иде. Чыршы, барабан, биремнәр стенды - барысы да нәкъ Леонид Якубович алып бара торган телевизион шоудагы кебек.

Уенның темасы да кызыклы: дөньяның төрле илләрендә яшәүче халыкларның Яңа елны каршы алуга бәйле үзенчәлекле йолалары, гореф-гадәтләре турында. Өч турның һәркайсысында аерым җиңүчеләр билгеле булгач, финалга чыгучылар суперуенда катнашу өчен көч сынаштылар. "ТПО-204" төркеме студенты Людмила Александровага суперпризны отар өчен шактый ук баш ватарга туры килде.

Тамашада катнашучыларга татлы призлар бүләк ителде, ә уен тукталып торган "реклама" вакытында Кыш бабай белән Карсылу тамашачыларның күңелен күтәрде.

Яңа елга багышланган бу кичә, шулай итеп, озак вакытка истә калырлык мавыктыргыч һәм кызыклы, шул ук вакытта мәгълүматларга да бай булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса