"Радуга" үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясенә нәтиҗәләр ясалды. Әлеге чара, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге базасында үтеп, күп балалы, аз керемле һәм мөмкинлекләре чикле гаиләләрдәге балаларга ярдәм күрсәтүне максат итеп куйган иде.
О. ЛУКАШЕВА, Л.РЕМЕЕВА,
"Радуга" үзәгенең социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагоглары.
Акциядә түбәндәге оешмалар катнашты: Пенсия фонды, "ТНГ-Групп" ҖЧҖ, Бөгелмә электр челтәре, "Таттелеком", Бөгелмә механика заводы, Бөгелмә
электр насослары заводы, "Татэнергосбыт" ААҖ, район электр элемтәсе узелы, шәһәр прокуратурасы, 4 нче урта мәктәп, "Мамонтенок" волонтерлар хәрәкәте, "Девон-Кредит" банкы, "Малыш +", "Балерина" кибетләре коллективы һәм шәһәребезнең битараф булмаган халкы.
Акция барышында барлыгы 620 412 сумлык хәйрия ярдәме җыйналды.Ел саен үтүче "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика акциясендә катна-
шучы барлык мәрхәмәтле затларга күрсәткән ярдәмнәре, балаларга юнәлтелгән шәфкатьле гамәлләре өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.